

Бүген Штәнде урта мәктәбендә берничә мөһим чара - махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Артур Әминов истәлегенә тактаташ, Артур Әминов һәм Илдус Хәмәтнуров хөрмәтенә “Герой партасы”н ачу тантаналары үтте.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтов, махсус хәрби операция ветераннары Радик Шакиров һәм Илсур Хафизов, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Солтанов, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов, батыр яугирләрнең туганнары-якыннары, укытучылар-укучылар һәм авыл халкы катнашты.
- Батыр якташларыбыз турындагы хатирәләр безнең күңелләрдә мәңгелек сакланыр. Бүгенге көн безнең аларга булган хөрмәтебезнең, аларның батырлыгын онытмавыбызның билгесе, - дип ассызыклады Илгиз Әхвәс улы Артур Әминов истәлегенә тактаташ ачу барышында.
Артур Әминов Штәнде урта мәктәбендә 5нче сыйныфтан башлап белем ала. Төрле район, республика конкурсларында һәм олимпиадаларында актив катнашкан егет мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. 2020-2024нче елларда Уфа медицина колледжында белем алгач, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә.
2024 елның 30нчы августында Артур РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм үз теләге белән СВО зонасына юллана. Үзенең 22 яшендә ул Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Аны 2025 елның 31нче мартында Дәүләкән районының Бурагол авылында җирлиләр.
Тантаналы митингтан соң тактаташка чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде.
Тактаташ ачу тантанасыннан соң чара СВОда хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Артур Әминов һәм Илдус Хәмәтнуров хөрмәтенә “Герой партасы”н ачу тантанасы белән дәвам итте.
Билгеле булуынча, илебездә “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән “Герой партасы” проекты гамәлгә ашырыла. Ул тарихи истәлекне саклауга, балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Илдус Хәмәтнуров 1984 елның 25нче июнендә Штәнде авылында туган. Ул Штәндә урта мәктәбендә белем алганнан соң, Иске Балтач Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштерә. Ватан алдындагы бурычын 2002-2004нче елларда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә намус белән үти. 2023 елның 28нче августында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Донецк Халык Республикасының Артемовск районындагы Курдюмовкада хезмәт итә. 6нчы декабрьдә батырларча һәлак була.
“Герой партасын” ачу хокукы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, чарага чакырылган СВО ветераннары, геройларыбызның туганнарына-якыннарына бирелде. Алар биредә утырачак укучыларга актив, хезмәт сөючән һәм алдынгы укучылар булырга чакырдылар.
Әлеге парталарда утыручы укучылар, Ватанга тугрылык, батырлык һәм хезмәт үрнәге булган якташларыбызның рухын үзләрендә саклап, илебезгә лаеклы, шәфкатьле һәм гадел гражданнар булып үсәрләр дигән зур ышанычта калабыз.