Новости
8 октябрь 2025, 07:12

Чәчәкләр. Алар өчен 1 миллион сум түләгән

Уфада театрда эшләүче кыз шаккатмалы хәлгә калган.    

Чәчәкләр. Алар өчен 1 миллион сум түләгәнЧәчәкләр. Алар өчен 1 миллион сум түләгән
Чәчәкләр. Алар өчен 1 миллион сум түләгән

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 21 яшьлек театр хезмәткәре мошенниклыклар корбаны булган. Кызга билгесез номердан шалтыратканнар. Әңгәмәдәш үзен чәчәкләр китерү хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм аның исеменә “серле” ошатып йөрүчедән бүләк – гөлләмә китерәчәген хәбәр иткән.

Мошенник кызга бүләкне алу  өчен телефонына килгән смс кодны әйтергә кушкан. Ул саннар комбинациясен әйткән, шуннан соң аңа төрле ведомстволардан шалтыратулар килә башлаган. Кредит рәсмиләштерүгә һәм акчаларны “хәвефсез исәпкә” күчерүне булдырмас өчен зыян күрүче мошенниклар исәбенә бер миллион сумнан артык акча күчергән.

Автор:
Читайте нас