Новости
5 октябрь 2025, 16:03

Күпбалалы гаилә йортсыз калган

Бүген төнлә Уфа районының Урыс Юрмашы авылында янгын чыккан.

Күпбалалы гаилә йортсыз калганКүпбалалы гаилә йортсыз калган
Күпбалалы гаилә йортсыз калган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бер катлы ике фатирлы агач йорт янган.

Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгын сүндерүчеләре килгән.

Йортта өч балалы гаилә яшәгән. Бәхеткә, алар зыян күрмәгән.

Килеп чыккан хәлнең сәбәбе һәм шартлары ачыклана. Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.

 

Фото:главное управление МЧС по РБ

Автор:
Читайте нас