Новости
5 октябрь 2025, 05:06

Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Зимфира Вахитова 50 ел эчендә меңләгән балага аң-белем, тәрбия бирүе белән хөрмәткә лаек. Ул бар  булмышын яраткан һөнәренә багышлаган.   Дөньяны танып-белергә өйрәткән, белем орлыклары салган укучылары бүген остазлары Зимфира  Хәниф кызына чиксез рәхмәтле. 

Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы улБалтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул
Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул
 
 Зимфира Хәниф кызы гаиләдә биш баланың беренчесе. Тату гаиләдә әтиле-әниле, ике зур әнисе һәм зур әтисенең назын, җылысын тоеп үсә ул.Бала чагын шулкадәр җылылык белән искә ала, хәтта  шул вакытларны сөйләгәндә күзләрендә очкын уйный.Әти-әниләре булдыклы, эшсөяр, тырыш, ә иң мөһиме кешелекле, кечелекле, миһербанлы булалар.   Зимфира аларның әти-әниләренә, өлкәннәргә, танышларга мөгамәләсен, якыннарга карата булган ихтирамын күреп тәрбияләнә. Шул сыйфатлар язмамның героена   да күчә. Безнең ишегебез һәркем өчен ачык иде, өстәлебездә ризык өзелмәде, кергән кешегә  якты карашларын, җылы сүзләрен кызганмадылар, үзебез ишле булсак та әниебез күпме кешене мунчага чакырыр иде, дип үткәннәрен искә ала. Күңеле киң кешенең көне дә мул була, диләр. “Күпме кешене сыйлап чыгарсак да ач-ялангач булмадык”,— ди ул. Шушы бала чакта алган тәрбия аны гомере буена озата бара. 
Беренче сыйныфка барганчы ук Зимфираның максатчанлыгы,  үз юлыннан тайпылмау кебек сыйфатлары булганлыгын аның сөйләгәннәреннән аңлашыла. Түбән Карыш авылы кызы Анновкадагы урыс мәктәбенә укырга керә. Рус мәктәбенә барып күрү белән ят мохиттә таныш булмаган кешеләрне күреп елап җибәрә, әмма урысча укырга теләге көчле була. Авыр булса да, сүзеннән кире чикми. Алты малай арасында ул бер кыз бала беренче сыйныфка бара.  Әтисенә китап киоскысы янында Анновка мәктәбендә укырга барам, дигән карарыннан кире кайтмый. Зимфира кече вакытыннан китапларны йотлыгып укый. Авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Ай яктысында да китап укыганга әнисе шелтәләсә дә, аның китапларга мәхәббәте, кызыксынуы арта гына.Беренче укытучысы Валентина Федосованың күдрә чәчләрен, матур итеп киенүе аның шул вакытларда ук  әсир итә. Әтисе яклап апасы, 30 еллап балалар укыткан мөгаллимә Дина Шәби кызының да зыялылыгы, гыйлемлелеге сокландыра. Алар икесе дә кечкенә вакытыннан Зимфираны  укытучы һөнәренә гашыйк иттерәләр.Түбән Карыш, Югары Карыш авыллары мәктәпләрендә белем алган еллар бик тиз узып китәләр.  Урта мәктәпне алар 33 бала тәмамлый.  Зиләзекүл, Начар, Чуртанлыкүл, Восток, Кызыл Күл, Түбән һәм Югары Карыш авылларында ул вакытларда балалар саны күп. Укытучы кешенең абруе , авторитеты шулкадәр көчле чаклар.  Урта мәктәпне тәмамлагач Зимфира Хәниф кызы  Тушкыр мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Бу 1975нче ел була.  Аңа рус теле һәм тарих дәресләре укытуны йөклиләр. Ул вакытларда мәктәп директоры  Зәки Мөхетдинов , ә укыту эшләре буенча урынбасары Хәнис Хәҗимов була. Укытучылар шулкадәр зыялы, үрнәкле,  менә шул елларда минем  тормыш мәктәбем башланды да инде,  дип ассызыклый ул. Ары таба аны Иске Уразай мәктәбенә күчерәләр, шул елларда ул читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.  
Бераздан Богдан мәктәбендә рус теле укыта башлый. Шул вакытларда кияүгә чыга. Кызы Гөлнара һәм улы Рифат дөньяга килә. Кызганыч, тормышта барсы да без теләгәнчә, без уйлаганча гына бармый. Тормыш иптәше белән юллары аерыла.  
  Зимфира Хәниф кызы ике нарасые  белән туган йортында,  әти-әнисе янында яши башлый. Бар юанычы балалары, яраткан эше була. Чуртанлыкүл, Начар авылларында балаларга белем бирә. Түбән Карыш авылында эшләгән елларында булачак тормыш иптәшен Рафаэль Сәитовны очрата. Ара таба ул тормыш иптәше  белән  район үзәгенә күченә,биредә яраткан эшен дәвам итә,   Ә инде 2000нче елларда район үзәгендә  2нче урта  мәктәп  ачылгач анда күчә, 2000нче елдан алып ул биредә сабыйларны укыта.
Башлангыч сыйныфларда  үзләштерелгән  белем югары сыйныфларда өйрәнеләчәк материалга нигез булып тора. Үз юлыннан ышанычлы атлаган укытучы  эшенең үзенчәлекләрен күптән төшенгән инде. Шунлыктан  укытучы һәр дәресен фәһемле, мавыктыргыч итеп оештыра. Һәр көн саен яңалык  алып килергә, укучыларының  иҗади сәләтен, фикерләвен үстерергә, белемен арттырырга омтыла.  
Укучыларына белем бирү белән беррәттән, әхлак тәрбиясенә зур игътибар юнәлтә ул. Укучының рухи дөньясы бай булсын өчен тырышлык сала.  Тәрбияле, төпле кеше бу дөньяда барысына да ирешә, дигән фикердә укытучы. Укучыларны ачу, аларны үз-үзләренә ышандыру да тормышта югалып калмау өчен мөһим дип саный ул.  Зимфира Хәниф кызының  армый–талмый  башкарган намуслы хезмәте югары бәһаланган. Ул  “Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы” исеменә лаек,  Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 
—Укучы мин моны эшләргә телим, мин булдырам, дип фикер йөртергә тиеш. Минем өчен бар укучы да бертигез. Укучыларны иң тәүдә яратырга кирәк. Алар белән ышанычлы мөнәсәбәт тудыру шарт. Алар белән һәм ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшү күп кенә аңлашылмаучанлыкларны, проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, —ди 50 ел балалар белән эшләгән педагог. 
Кеше  иң беренче үзенең әти-әнисен, туганнарын, янәшәдә  яшәүче кешелерен  яратырга, хөрмәт итәргә тиеш, һәр кешенең  үзенә генә хас сыйфатлары  бар, бары тик аларны күрә белергә, үстерергә, кабул итәргә кирәк  дип ассызыклый тәҗрибәле укытучы. 
 Төпле белем бирү белән беррәтттән, укучыларын тормышка әзерләү,  аларның  эчке дөньясы матур  булсын өчен өлеш кертү, юнәлеш бирү— аның эшенең асылы. Үз үрнәгеңдә гадел, кешелекле, ярдәмчел, ихлас булырга өйрәтә.  
Кешеләрне ярату аны дин юлына алып килгәндер дә, бәлки. “Үткәннәргә— рәхмәт белән, тирә–ягыңа —ярату хисе,  ә киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк, “— ди ул.
Зимфира Хәниф кызы хәстәрлекле әни, яраткан зур әни буларак та  аерым игътибарга лаек. Өлкән кызы Гөлнара  тәүге һөнәре буенча юрист, икенче һөнәре буенча врач, әлеге вакытта үз эшен ачкан, Уфа шәһәрендә гаиләсе белән яши.  Улы Рифат Иске Балтач авылында төпләнгән. Ул әнисеннән ерак түгел, яңа йорт салып чыккан, төзелештә эшли.
— Балаларым шулкадәр тәртипле, акыллы, тыйнаклар. Тырышлар. Оныкларым да үсеп килә. Кызымның кызы Башкорт дәүләт медицина университетында укый,  булачак  клиник психолог ул. Калганнары мәктәп укучылары, аларның һәммәсенә  сәламәтлек, изге юллар теләм дога кылам, —ди әни кеше.
Тормыш иптәше Рафаэль Сәитов белән алар 26 ел бергә гомер кичергәннәр. Кайнатасы һәм кайнасы бик авыр чирләгән вакытларында да, Зимфира Хәниф кызы аларны үз әтисе,үз әнисе кебек тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Тормыш иптәше дә авырудан вафат булган.      
...Сынаулар күп булса да, сынмаган, сыгылмаган ул. Нинди генә хәлдә дә горур, матур итеп  киенеп, елмаеп укучылары каршысына килеп баскан. Укучылары, яраткан эше  аңа ары таба атларга көч һәм дәрт биргән.  Балалары,  кияү, килене, оныклары,җир шарының төрле почмакларында яшәгән  меңләгән  укучылары, барына шөкер кылып яшәве  белән бәхетле ул. 
Рифина НИГАМӘЕВА.
Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул
Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул
Балтач укучыларына 50 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы ул
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас