Новости
4 октябрь 2025, 02:40

Көнтүгешнең моңлы сандугачы

Мишкә районының Мишкә авылында Башкортстанның Халык артисты Шамил Хәмәдинуров истәлегенә вокалчыларның республика ачык конкурсы үтте. Балтач районы данын бу чарада автор-башкаручы Фигат Галин яклады һәм Гран при яулап кайтты. Бу аның дүртенче Гран прие. Райондашыбыз, туган авылы Көнтүгешнең моңлы сандугачы Фигат Хан улы ГАЛИНның тормыш һәм сәнгать юлы турында әңгәмәләштек.

Көнтүгешнең  моңлы сандугачыКөнтүгешнең  моңлы сандугачы
Көнтүгешнең моңлы сандугачы

Фигат Галин — авылдашым, элекке күршем. Җыр-моң сөюче, талантлы кешеләр буларак әйләнә-тирәгә билгеле нәселдән ул. Фигат абыйның абыйсы Вәнзир абый республикада билгеле баянчы, аның кызы Алсу Галина — Башкортстанның Халык артисткасы! Утыз ел гомерен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә кабатланмас образлар тудыруга багышлаган талантлы актриса.

Безгә, авылдашларына зур горурлык булган Фигат абый Галин турында күптән бер мәкалә язарга җыенып йөри идем. Мишкә авылында зур җиңү яулап кайткач уйлаганымны тормышка ашырырга форсат туды.

Башта Фигат абый белән конкурс турындап сөйләштек. Бәйгенең шарты буенча бер җыр Шамил Хәмәдинуров репертуарыннан булырга, ә икенче җырны башкаручы үзе сайларга тиеш булган.  Райондашыбыз анда ике җыр әзерләп барган. Берсе халык җыры “Шахта”, икенчесе — Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җыры. 

—Катнашучылар күп иде. Дүртөйле, Аскын, Караидел, Кушнарен, Мишкә, Чакмагыш, Нуриман, Кырмыскалы районнарыннан, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак шәһәреннән килгәннәре хәтеремдә калды. Арада яшь башкаручыларны күреп сөендем. Бик күп җырлар кат-кат яңгырады (хәтта өчәр тапкыр), “Шахта”ны миннән башка башкаручы булмады. Алты ел элек шул ук бәйгедә катнашып беренче урын алып кайткан идем. Әлбәттә, мин анда Гран при алыр өчен бармадым. Шамил Хәмәдинуров белән якыннан таныш идем. Бергә концертлар куеп йөрдек. Аның җырларын яшәтү, халыкка җиткерү теләгем булганга катнашырга булдым, — ди Фигат абый.

 Гомерен сәнгать белән бәйләгән авылдашымның тормыш юлы тәү карашка гади кебек тоелса да, сынаулар, катлаулыклары да булган.

Тәския һәм Хан Галиннарның җиде балалы гаиләсендә алтынчы бала булып туа ул. Тугыз яшькә өлкән абыйсы Вәнзиргә унбиш яшенә әтисе баян алып бирә. Абыйсы өйдә булмаганда Фигат футлярын кайчы ярдәмендә ачып алып баянда көйләр чыгара. Әмма футлярны кире бикли алмый һәм Вәнзир абыйсыннан моның өчен үзенә “өлеш” эләгә. Ә баянда, гармунда уйнарга өйрәнү теләге зур була Фигатнең. Гаиләдә тәүдә аңлап карау гына булмый. Аңа карап күңелен төшерми яшь Фигат.

—Мәктәптә укыганда Мәгъруф Гимадрисламовка, Фәүкат Галинга баян алып бирделәр. Аларның өенә барып башта үзем уйнарга өйрәнеп, соңыннан үзләрен дә баян телләрен тартырга өйрәттем. Авыл клубына чыгып баянда уйнап кайтудан рәхәтлек таба идем! — дип искә ала яшьлек елларын.

Урта белемне Уразай мәктәбендә алган егет, Иске Балтачтагы СПТУ-10да укып водитель һөнәре ала. Бу уку йортын отличиега тәмамлап армия хезмәтенә чакырыла. Хезмәтен Улан-Удэ шәһәрендәге Байкал аръягы хәрби округында “Град” реактив артиллерия системасы водителе сыйфатында үтә һәм үрнәкле хезмәте өчен ике ел эчендә ике тапкыр кыска ялга кайта.

Хезмәте чорында, 1975нче елның декабрендә постта торганда каләмсез, кәгазьсез, күңелендә беренче җыры “Хәтеремдә әткәй” җырының сүзләрен яза.

Хезмәттән кайткач, төрле юллар белән аның кулына кулланудан чыгарылган өч баян килеп эләгә. Шулардан үз куллары белән бер баян җыя һәм Сургут шәһәренә юл тота. Хезмәт сөеп үскән, җырга, моңга тартылган Көнтүгеш  егете “СургутТрубопроводСтрой” җәмгыятенең 10нчы автобазасында водитель булып хезмәт юлын башлый. Уренгой — Чиләбе — Ужгород газүткәргечен алар суза.

—1994нче елда “Газпром” җәмгыятенә караган бер заводта автобус водителе булып эшли башладым. Анда унҗиде ел дәвамында хезмәт салдым. Бер үк вакытта производствога зыян китерми “Чулпан” җыр һәм бию ансамбленең художество җитәкчесе булдым, — Фигат абый үзенең туган җиреннән еракта салган сәнгать юлы белән дә таныштыруын дәвам итте.

Утыздан артык кешене берләштерә “Чулпан”. Гастрольләр белән Төмән өлкәсенең барлык шәһәрләрен йөреп чыгалар. Репертуарда халык, эстрада, ретро җырлар һәммәсе урын ала.

—Биючеләребез көчле иде. Программаны төрле буын тамашачысы күңеленә ятыш итеп төзедек һәм шуның белән оттык. Туган як, мәхәббәт турында җырларны халык күз яшьләре аша тыңлый иде, — ди үзе баянчы да булган, күбрәк халык җырларын башкарган җитәкче.

Соңгы концертны Казан шәһәрендә, Г. Камал театры бинасында куя алар. Бу көнне үзе иҗат иткән дүрт җырны башкара Фигат Галин. Венер Мөхәмәдиев аккомпониатор була. Ул Нефтеюганск шәһәрендә яши. Фигат абыйның күп җырларына көйне нәкъ ул язган.

Күңеле моңга тулы Фигат абый күп җырлар иҗат иткән автор-башкаручы да. Җырларының унга якынын гына халыкка чыгарган. Алар күңел өчен язылган җырлар, ди.

Казандагы чыгышлары алдыннан Татарстанның күп шәһәр һәм районнарында булырга өлгерәләр. Чирмешән, Кукмара, Яшел үзән районнары авыллары, Кукмара шәһәре тамашачысы аларга бирелеп алкышлый. 

—Соңгы елларда ансамблебез бик көчләнде. Балтач районының Түбән Карыш авылыннан Владис Фәүзетдинов баянчы булып килде. Аңа кадәр үзем баянчы, үзем солист булып йөрдем “Чулпан”да. Владис килгәннән соң солист кына булдым, — ди авылдашым.

Фигат абый Галинның исеменә бәйле бер хәл турында да әйтми кала алмыйм. Чит җирләрдә яшәгәндә дуслары аны (исемен әйтергә авырсыныпмы, белмим) Алмаз дип йөртә башлый. Шулай ул халык арасында Алмаз Галин буларак ныграк таныла.

2011нче елда хаклы ялга туктый ул. 2012нче елда туган районына кайта һәм Иске Балтач авылында төпләнә.

Туган районында яңа дәрт белән яши, сәнгать дөньясында кайный. “Туган як моңнары” район конкурсында, башка чараларда катнашып, үз моңнарын өләшеп (сүземнең башында әйтеп үткәнемчә), дүрт Гран при иясе була. Аларның берсен, Уфа — Казан арасында теплоходта сәяхәт вакытында оештырылган вокалчылар бәйгесендә яулый. Фәридә апа Кудашева шунда аның аркасыннан сөеп: “Талантларны Себердән эзләргә кирәк икән. Рәхмәт, энем”, — ди.    

—Себердә эшләгәндә, 1980нче еллар уртасында җәйге айларда ялга кайтканда Уфада тукталырга туры килде. Шамил Хәмәдинуров, Бәхти Гайсиннар үзләре белән Кырмыскалы районына гастрольгә алып чыктылар. Алар төркеме белән концерт куеп йөргән вакытлар хәтеремдә җылы истәлекләр буларак саклана, — ди.

Татарстан, Башкортстанда ул аралашмаган профессиональ артист, музыкант юк, ди.

—Күпләр мине тиргәделәр. “Сиңа сәнгать юлыннан гына барасы иде. Табигатьтән бирелгән моңны халыкка бирергә, син тимер арасында казынырга түгел, матур киенеп, гомер буе сәхнәдә чыгышлар ясап кына йөрергә тиешсең”, — диделәр Ризван Хәкимов белән Фирзәр Мортазин. Әмма эшемне яратып башкардым. Әле дә халкыма хезмәт итәм һәм шуның белән үземне бик бәхетле тоям. Музыкант улым Руслан минем юлны дәвам итә, — дип сүзен түгәрәкләүгә борды.

Баянчылардан уңуы турында да әйтте. “Алмаз Рәҗәповка хөрмәтем зур, аңа рәхмәтлемен. Районга кайткач миңа гел уйнады һәм уйный. Мирзанур Фарукшин, Рамил Баһаветдиновларга тиң баянчы ул,” — дип өстәде.

Районда, туган авылында Фигат Галинны яраталар, тыңлыйлар.

—Баритон тавышлы Фигат Галин йөрәкләргә үтеп кереп күңелләрне нурландырыга, җылытырга сәләтле җырчы. Аны җырчы, баянчы, кеше буларак бик хөрмәт итәм. Сәнгатьне туры юлы итеп сайлаган булса, әллә кайчан зур исем-дәрәҗәләр яулаган булыр иде. Аның башкаруында яңгыраган моңлы җырларны тыңлау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык бирә, — дип үзенең бәһасын бирде Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева.

Туган авылым Көнтүгешнең моңлы сандугачы бүген дә халкына хезмәт итә. Шамил Хәмәдинуровның җырларын аның кебек талантлар яшәтә.  Янәшәсендә үзен һәм күңел халәтен аңлаган, аның талантына һәм үзенә тугры тормыш юлдашы Лилия Вәлиева кебек якын кешесе булганда башка төрле була алмас та шул.

Фото:  Бәйгедән соң. Жюри белән (Фигат Галин – уңда).

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас