

Президент очрашу башында төбәк башлыкларын сайлауда җиңүләре белән котлады. Ул сайлау кампанияләре барлык төбәкләрдә дә көндәшлек шартларында узуын искәртте. Сайлауда я гамәлдәге җитәкчеләр, я бу вазыйфаларны башкаручылар җиңү яулады.
«Ягъни безнең гражданнар, сайлаучылар кандидатларны конкрет эшләр, нәтиҗәләр буенча бәяли, ә бу, һичшиксез, сәламәт, җаваплы караш, сайлау культурасының, тулаем гражданлык җәмгыятенең җитлеккәнлек күрсәткече. Күрәсең, кешеләр ил үсешенең стратегик курсы дәвам итүгә, аның төбәкләрдә, шәһәрләрдә, бистәләрдә алга таба үзгәрешләр алып килүенә өметләнә», – диде Владимир Путин.
Ышанычны аклау өчен ул «тырышып эшләргә» чакырды.
Фото: Кремлин.ру