Новости
30 сентябрь 2025, 10:57

Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды

Беренче рейс башкалабызның Тукай урамындагы мәчет каршында эшләгән мәдрәсә шәкертләренә озатылган иде. Гошер сәдакасының икенче рейсы Уфа шәһәренең Чернышевский урамында урнашкан “Галия” мәдрәсәсенә җибәрелде.

Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылдыБалтачта җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчет”е имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов белдерүенчә, быелгы елда гошер сәдакасы җыюда Иске Тимкә, Югары һәм Түбән Карыш, Иске Балтач, Түбән Сикияз авылларында яшәүче мөселманнар аеруча активлык күрсәткән.

—Барлык төр яшелчә, җиләк – җимеш консервлары, кипкән алма, бал, кәрәзле бал — һәр төрле нигъмәт китерде райондашларыбыз. Ихлас күңелдән салган сәдакаларыбыз шәкертләрнең ризыгына язсын, — ди хәзрәтнең ярдәмчесе Фәһимҗан Нуртдинов.

Ике атна дәвамында җыелды гошер сәдакасы. Беренче рейсны Азат Нәбиев үзенең техникасы белән илтеп тапшырды. Икенче рейсны эшкуар Илшат Рафиковның ГАЗеле төяп Уфага юлланды.

Җыелган яшелчә, азык-төлекне төяүдә мәчетнең хуҗалык эшләре өчен җаваплы Данис Гыйбадуллин, Фәһимҗан Нуртдинов, шәхси эшкуарлар Марсель Якупов, Алмаз Мөхәмәдиев, “Алмаз-Сервис” шәхси предприятиесе хезмәткәре Радимр Гәрәев зур ярдәм күрсәттеләр.  

Җыелган гошер сәдакасы әрҗәгә төялеп бетеп дога кылынгач олау юлга чыкты.

Уңышлы сәфәр булып, шәкертләребезнең хәерле ризыгына насыйп булсын бирелгән сәдакалар. Ә үзләреннән арткан (120дән артык гаилә кушылган) яшелчә, җиләк-җимеш уңышын уртаклашкан райондашларыбызга алдагы елларда да мул уңыш насыйп итсен Аллаһ. Тыныч күк астында шатлыклы гомерләр насыйп итсен һәрбарчабызга!  

Автор фотолары

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас