

Иске Балтач. 29 сентябрь - "Балтач таннары". Украина мутлашучылары аның саен активлаша бара: рәсми сорау сылтавында дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләреннән мәгълүмат алу өчен Россия домен зонасының электрон почта сервисларын ешрак куллана башладылар, дип яза “Башкортостан”.
Террорга каршы милли комитет яки Россиянең Федераль иминлек хезмәте исеменнән гражданнарның ям яшнигенә пилотсыз очу аппаратлары һәм FPV-дроннар җыю пунктларына, шушындый келәтләрнең урнашкан җиренә, шулай ук андый эшчәнлек белән шөгелләнгән кешеләргә, оешмаларга (иркән берләшмәләренә) бәйле хәбәр турында запрослар килә.
Бу мутлашучылар җавапларны Террорга каршы милли комитетның һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең рәсми сайтларына, адресларына охшаган ялган электрон адреслар буенча җибәрергә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә алынган мәгълүматның диверсион актлар оештырырга, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары кулланып эш итәргә юл ачуы мөмкин. Башкортстанның барлык халкына һәм кунаклардан игътибарлы булуларын, адреслары рәсми сайтларныкы белән тап килмәсә, нинди дә булса аерма күзәтелсә, электрон хатларны ачмауларын сорыйбыз. Игътибар итегез: Террорга каршы милли комитетның рәсми интернет-ресурсы – WWW.NAC.GOV.RU, Россия Федераль иминлек хезмәтенеке — WWW.FSB.RU. Ә иминлек органнары хезмәткәрләре документларны электрон почталар аша таратмый. Әгәр билгесез кешеләр сездән шушындый мәгълүмат сораса, ниндидер күрсәтмәләр бирсә, тиз арада Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идаралыгының дежур частена ышаныч телефоны буенча шылтыратыгыз: (347) 273-73-72. Россия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге матбугат хезмәте.