Укытучылар аның сәламәтлек торышына зарлануын игътибарсыз калдырганнар һәм өйенә кайтармаганнар.
Фаҗига Чугуевка авылында була. 15 яшьлек малай укытучыларга начар хәле турында сөйләгән, ләкин аны өенә кайтармыйлар.
Сыйныфташлары сүзләренчә, һәлак булучы кан басымына һәм күзләрендә караңгылануга зарланган.
Нәтиҗәдә, дәрес вакытында аның авызыннан
күбек киткән, шуннан соң укучы аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм тиз килсә дә, табиблар аны коткара алмаган.
Чыганак: news.ru