

Солдат ике тапкыр үлә, диләр. Беренчесе яу яланында, икенчесе - халык хәтерендә. Икенче очрагы куркынычрак, гаделсезрәк. Үзен безнең тынычлык өчен аямаган яугир халык күңелендә мәңге яшәргә тиеш. Ә без, авылдашлары, танышлары ул истә калсын өчен барысын да эшләргә бурычлы.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Артур Марсель улын Тушкыр авылында зурлап искә алдылар. Артур Әминев 2024 елның 24 сентябрендә бурычын үтәгәндә һәлак булды. Аңа нибары 21 яшь иде...
Артурны Гөлшат Ихсанова тәрбияләп үстерде. Гөлшат Гайнелҗан кызы аны 10 яшьлек вакытыннан үз карамагына алып, бар булмышын аңа багышлады. Артур тәүдә Тушкыр башлангыч мәктәбендә белем алды. Ары таба укуын Штәнде урта мәктәбендә дәвам итте. Яхшы укучы, төрле олимпиадаларда катнашучы буларак ул укытучылар хәтерендә урын алды. Мәктәптә һәм авылда үткәрелгән төрле чараларда, концертларда актив катнашты. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. Уфада фармацевт һөнәрен үзләштерде. 2024 елның 30 августында ул контрактка кул куеп, неонацистларга каршы чыкты.
Авылдашыбызның чәчәктәй гомере өзелүе һәр кешене тетрәндерде. Һич ышанасы килмәде. Кайгы безнең бер генә авылдашыбызны битараф калдырмады. Искә алу көнендә аның туганнары, якыннары һәм авылдашлары бу хакта сөйләде. Артурның һәлак булуы авылыбыз өчен дә зур югалту булды.
Тәүдә авыл мәчетендә Артур өчен дога кылдылар, Рәмил хәзрәт Коръән укыды. Ары таба искә алу кичәсенә килгән апалар авыл клубына кереп Артур турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Ни дисәң дә, Артур авылыбыз сәхнәсендә күп тапкырлар чыгыш ясады, җырлады, нәфис сүз сөйләде. Бик сәләтле иде ул. Чәчәкләр салдылар. Авылдашыбыз узган елның 24 сентябрьдә һәлак булган.
Безнең йөрәкләрдә Артур акыллы, кыю, ачык һәм ярдәмчел егет булып калачак. Ул кечкенәдән дусларына, авылдашларына ярдәмгә килергә әзер иде. Артурның кечкенәдән үк ватанпәрвәрлек хисе көчле булуын, шуңа күрә дә ул ике дә уйламый Ватаныбыз сагына басуын билгеләп үттеләр. Моны бары тик геройлар гына эшли ала. Артур белем алган Штәнде урта мәктәбендә герой партасын ачу планлаштырыла. Димәк, үсеп килүче буын аны онытмаячак, аның белән горурланачак.
Гөлшат Ихсанова Артурга багышлап язган шигырен укыды искә алу чарасында. Тетрәндергеч хисләрен шигырь юлларына салган талантлы райондашыбыз. Сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Кадалган ук бозлы инде...
Дәвалар юк инде җанга
Гүр салкыны яраларда.
Я, әйтегез, кемнәр белә
Шул салкыннан араларга?
Я, әйтегез, ничек итеп
Онытырга үткәннәрне?
Йөрәгеңне телеп алып
Бу дөньядан киткәннәрне?
Ватан өчен яугир булып
Гомерең бирдең, газиз бала,
Әмма бу дөньяда онытылмас
Батырлыгың, даның кала,
Тик йөрәктә әрни яра.
Язмыш сынаулары авыр
Аерылдык без мәңгегә.
Юк бер чара үзгәртергә
Үкси бары тик җан гына.
Каһәр сугыш алды, балам,
Сине безнең аралардан.
Син мәңге яшь йәрәгемдә,
Тик кан саркый яралардан.
Язмышлардан сугыш уты,
Яшен атып узды инде.
Йөрәкләрдә калды салкын,
Кадалган ук бозлы инде.
Яңгыр булып күз яшьләре
Юа агып тәрәзләрне.
Сугыш тынар,тик ялганмас
Балаларның гомерләре.
Яңгыр ява, әйтерсең лә
Күз яшьләре ага җиргә.
Күк елыймы җирне җәлләп
Бу әфәтләр диеп нигә?!
Яңгыр ява, юар микән
Канлы яшьле җирнең йөзен?
Каршы алсак иде имин
Гомерләрнең килер көзен.
Венера ХӘМӘТНУРОВА,
китапханәче.