Новости
27 сентябрь 2025, 15:18

Шахмат уены асылына өйрәтүче тренер

Һәр кеше язмышы – ул бер уникаль хикәя. Ә кайбер кешеләр язмышы, үзләренең тырышлыгы, сәләтләре һәм башкаларга ярдәм итәргә омтылышлары белән күпләр өчен үрнәк булып тора. Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры, 2022 – 2024нче елларда 3 ел рәттән начар күрүчеләр арасында шахмат буенча Башкортстан чемпионы, 2025нче елда Русия чемпионатында 4нче урынны яулаган Марат Сәгъдиев – нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе.

Шахмат уены асылына өйрәтүче тренерШахмат уены асылына өйрәтүче тренер
Шахмат уены асылына өйрәтүче тренер

Һәр кеше язмышы – ул бер уникаль хикәя. Ә кайбер кешеләр язмышы, үзләренең тырышлыгы, сәләтләре һәм башкаларга ярдәм итәргә омтылышлары белән күпләр өчен үрнәк булып тора. Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры, 2022 – 2024нче елларда 3 ел рәттән начар күрүчеләр арасында шахмат буенча Башкортстан чемпионы, 2025нче елда Русия чемпионатында 4нче урынны яулаган Марат Сәгъдиев – нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе.

Марат Сәгъдиев тумышы белән Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәреннән. Аның язмышы 1999нчы елда гаиләсе белән Аскын районының Иске Казанчы авылына күченеп килүеннән яңа юнәлеш ала. Яңа җирдә яңа тормыш кору, үз эшләреңне башлап җибәрү – ул һәрвакыт зур сынау. Марат Маслевей улы һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә Хәйрислам кызы бу сынауны уңышлы үтеп, икмәк пешерү, сәүдә өлкәсендә үз эшләрен җайга салалар.

Марат Сәгъдиевнең гаиләсе – ул аның терәге, горурлыгы. Уллары Тимур хәзер инде Уфа шәһәрендә үз тормышында “кайный”. Ә кызлары Эльмира Иске Балтачта полиция бүлегендә өлкән лейтенант званиесендә тикшерүче булып, намуслы хезмәт итә. Гаиләнең һәр әгъзасы бу тормышта үз урыннарын тапканнар.

Тренерның шахмат уены белән кызыксынуы балачактан ук башланган. Бу уенга мәхәббәтне аңарда әтисе тәрбияли.

—Әтием миңа шахмат серләрен генә өйрәтмәде, ул миндә һәр адымны ныклап уйлап, фикер йөртеп эш итү гадәтен тәрбияләде. Һәр партиядә, уенда мин аңардан сабырлыкны, дөрес карар кабул итүне, җиңүгә омтылышны, ә иң мөһиме – югары әхлаклы булуны өйрәндем. Бу акыл уены, стратегик уйлау сәләтен үстерә торган, кешенең сабырлыгын, игътибарлылыгын һәм зиһенлеген сынаучы бер хобби генә түгел, ә тормыш мәктәбе дә,—ди ул әтисе белән бергә уйнаган чакларын искә алып.

Марат Сәгъдиев, шәхси эшкуар буларак, районда да төрле шахмат турнирларын оештыруда актив катнаша, спонсорлык ярдәмен күрсәтә. Бу, әлбәттә, районда шахмат спортын үстерүгә зур этәргеч бирә. Үзе дә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган оста шахматчы. Аның бу осталыгы, җиңүләре, күп кенә ата-аналарны балаларына шахмат уенының серләрен өйрәтергә дигән үтенечләр белән аның янына китереп җиткергән.

Мондый үтенечләрне күрмәмешкә салырга мөмкин түгел иде. Марат Сәгъдиев, күңелендәге шахмат мәхәббәтен, бу уенның асылын башкалар белән дә уртаклашырга теләп, үз өендә балаларны җыеп, аларны бу могҗизалы “дөнья”га алып керә. Һәм тиздән, аның тәрбияләнүчеләре республика, хәтта төбәкара турнирларда җиңүләргә ирешә башлыйлар. Бу – Марат Сәгъдиевның остазлык, тәрбиячелек сәләтен күрсәтә. Ул бары тик шахмат серләрен ачучы гына түгел, ә яшь буынга акыллы уйлауны, сабырлыкны, максатка омтылышны өйрәтүче педагог.

Бу елдан башлап Марат Сәгъдиев үз эшчәнлеген ике мөһим учреждениедә алып бара: Аскын районының “Тәгәрмән” балалар иҗаты үзәгендә һәм Иске Балтач балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбендә. Монда ул шахмат уены берләшмәләрен җитәкли. Бу – аның тормышында яңа этап, мөмкинлекләр, бурычлар. Марат Сәгъдиев, үзенең зур тәҗрибәсе, остазлыгы, балаларга булган мәхәббәте белән аларга бу уенның асылын гына түгел, ә тормышның кадерле булган сыйфатларын да – сабырлыкны, тырышлыкны, җиңүгә булган ихтыярны да өйрәтә.

Свердловск өлкәсеннән килгән әлеге шәхес үзенең тормыш тәҗрибәсе, сәләте, тырышлыгы белән ике районның да спорт тормышына үз өлешен кертә. Ул – шахмат остасы, “кичәге” уңышлы эшкуар, яраткан тормыш иптәше, әти, дәү әти һәм, иң мөһиме, яшь буынны яхшылыкка, акылга, куелган максатларга омтылуга өндәүче тренер.

Автор:
Читайте нас