

Чәчәк үстерүчеләрнең күңелендә начарлыкка урын калмый, диләр.
Алар матурлыкны күреп кенә калмый, ә үз куллары белә гүзәллекне тудыралар.
Яңа Балтач авылында да чәчәкләргә гашыйк гүзәл затлар күп.
Авыл клубында узган "Туган илем- гөлләр иле" чарасына шуларның байтагы килде.
Бу көнне авыл клубы чәчәкләргә күмелде.
Чәчәкләргә багышланып җырлар яңгырады, аларның файдасы, дәвасы хакында сөйләделәр.
Чәчәкләр исемен йөрткән гүзәл затларга букетлар төзеп бүләк иттеләр.
Авылда чәчәк үстерүчеләр күп. Шуларның берсе Рәдифә Мансурова. Ул шушы чарада чәчәкләре хакында сөйләде.
Чараны авыл клубы мөдире Рәмилә Нурисламова оештырды.
Бик матур чара буларак ул кешеләр күңеленә кереп калды.