

"Мин анда бер тәүлектән артык вакыт эчендә бардым. Миңа күңелсез булмады, чөнки минем белән бергә башка студентлар да барды. Килгәч безне зурлап каршы алдылар һәм яшәячәк урынга илттеләр. Беренче көнне без илебезнең төрле почмакларыннан килгән студентлар белән таныштык, аралаштык, сөйләштеек без кайдан, кемгә һәм кайда укыйбыз, безнең көллияттә нинди кызыклы хәлләр хакында әңгәмәләштек.Төрле уеннар аша безнең эчке кичерешләребезне, уй-хыялларыбызны белделәр оештыручылар. "Студентлар кампусы" эшлекле уеннар уйнадык.
" Таныш булыйк! Дебаттлында катнаштык.
"Ханто" күлен тәртипкә китерүдә катнаштым, волонтерлык эшенә дә җәлеп иттеләр. Бездә лидерлык сыйфатларын ачу-оештыручыларның максаты иде.
Аралашу, эшлекле сөйләшүләр белән истә калды слет", _ди Лилия.