

Чиләбе өлкәсенең Уреньгин зиратында мәетләр ашаучы аю барлыкка килгән, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите "Mash" телеграмм-каналына сылтанып.
Кыргый җәнлек, дистәләгән каберләрне ботарлап, мәрхүмнәрнең калдыкларын ашаган.
Егерьлар һәм аучылар Златоустның барлык зиратлары буйлап аюны эзли башлаган – Экология министрлыгы моңа рөхсәт биргән. Әлегә җәнлекне таба алмаганнар.
Кызганычка каршы, бу илдә аюларның мәетләр калдыкларын ашауның беренче очрагы түгел. Август ахырында бер аю шулай ук Хабаровск краеның Солнечный поселогында каберләрне чокып, мәрхүмнәрнең калдыкларын ашаган иде. Анда зиратны 30 сентябрьгә кадәр яптылар.