

Пленум эшендә КПРФ Башкортстан Республика комитетының беренче секретаре Ю.Г. Котлыгужин һәм республика комитетының контроль-ревизия комиссиясе рәисе И. А. Ишкильдин катнашты.
КПРФның Балтач районы бүлекчәсенең беренче секретаре Рифат Сафин Пленумның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр белән таныштырды.
Рифат Хатип улы быелгы елда Бөек Җиңүнең һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануның 80 еллык юбилейлары билгеләнүе, бу зур даталарны үткәрүдән район коммунистлары да читтә калмавын билгеләде. Шулай ук партия программаларын тормышка ашыру, СВОдагы райондашларга ярдәм чаралары оештырып әзерләп озату турында җентекләп сөйләде.
Пленумның көн тәртибенә чыгарылгантөп мәсьәләсе:"КПРФның XIX съезды карарларына бәйле район бүлекчәсе бурычлары турында" иде. Шулай ук партия уставындагы һәм атамасындагы үзгәрешләр турында сүз алып барылды. Ул беренче чиратта партиянең атамасына кагыла.
Юнир Галимьян улы Котлыгужин съезд эшендә шәхсән катнашуы, Пленум әгъзаларына кабул ителгән карарлар һәм резолюцияләр турында сөйләде.
КПРФ республика комитетының беренчесекретаре КПРФ Үзәк Комитетының XIX партия съезды турындагы чыгышында берничә фикергә тукталды:
—Безнең максат элеккечә үк Русиядә тормышның Социалистик рәвешен төзү. Моңа ирешү өчен бердәмлекне саклау мөһим. Съезд партиянең монолитлыгын тулысынча күрсәтте. Бу хакта барыннан да элек җитәкче органнарны сайлау нәтиҗәләре сөйли.
Ул шулай ук республикадан, шул исәптән республика коммунистлары тарафыннан әзерләнгән гуманитар конвойлар турында сөйләде. Бу эш әлеге вакытта да дәвам итә.
—СВОга катнашкан солдатларга ярдәм әзерләүдә Балтач районы коммунистлары да актив катнаша. Моның өчен сезгә рәхмәт белдерәм, — диде.
Пленумның көн тәртибенә чыгарылган һәм каралып тикшерелгән мәсьәләр буенча киңәйтелгән карар кабул ителде.
Пленумның соңында районның җәмәгать тормышында, партия эшендә актив катнашкан коммунист Галия Сафинага КПРФның урындагы бүлекчәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Автор фотолары