Новости
16 сентябрь 2025, 03:51

Башкортстанда бер ир хатынын балта белән чапкалаган

Видеодагы кадрлар зомби-апокалипсис фильмнарына охшап китә. Кая карама кан, балта эзләре.

Башкортстанда бер ир хатынын балта белән чапкалаганБашкортстанда бер ир хатынын балта белән чапкалаган
Башкортстанда бер ир хатынын балта белән чапкалаган

Уфаның Миловка авылындагы Молодежный торак комплексында  коточкыч фаҗига булган. Бу хакта "Өмет" гәзите хәбәр итә. 

Кулына балта тоткан котырынган ир башта хатынын йорт подъездында чапкалаган, аннары торак комплексы буйлап куып йөрткән, куып басып, балалар мәйданчыгында чапкалаган. Видеодагы кадрлар зомби-апокалипсис фильмнарына охшап китә. Кая карама кан, балта эзләре...

Көчле җәрәхәтләр алган хатынны узгынчы коткарган диләр, ул  – реанимациядә комада.

Котырынган ирне полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Видео "БашДТП" телеграм-каналыннан. 

Автор:
Читайте нас