Новости
15 сентябрь 2025, 03:24

Башкортстанда янә фаҗигале авария

Юл һәлакәте Кропачев - Мәсәгут - Ачит автоюлының 97нче чакрымында теркәлгән.  

Башкортстанда янә фаҗигале аварияБашкортстанда янә фаҗигале авария
Башкортстанда янә фаҗигале авария

Мәчетле районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.

Юл һәлакәте Кропачев - Мәсәгут - Ачит автоюлының 97нче чакрымында теркәлгән.  

Билгеле булуынча, 66 яшьлек водитель, “ВАЗ – 2115” автомобиле белән Дуван ягыннан Мәсәгут авылы ягына таба хәрәкәт иткәндә, билгесез сәбәпләр аркасында машина белән идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп, берничә тапкыр тәгәрәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә водитель алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга урынында үлгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге факт буенча тикшерү үткәрәләр.

Мондый фаҗигале вакыйгалар һәр кешене уйландырырга тиеш. Машиналар хәзерге вакытта бик тиз хәрәкәт итәләр, һәм бер генә ялгышлык, бер генә игътибарсызлык, бер генә кагыйдәне бозу – бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Хөрмәтле водительлар, юлларда сак булыгыз! Юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Игътибарлылык, саклык – һәрчак беренче чиратта булырга тиеш. Имин юллар сезгә!

Автор:
Читайте нас