

—2022 елның мае иде. Уфада яшәгән 30 яшьлек улым Илнар авылга кайткач, авыл башына “Иштирәк авылы 1743 елда нигезләнгән” дигән стела эшләп урнаштырырга тәкъдим итте. Стеланы эшләп куйдык, эскәмия дә урнаштырдык. Карыйбыз, велосипед белән бала-чага гел шул урынга җыела башлады. Матурлык кешене тарта бит ул. 2023 елның язында улым кабат авылга кайткач, каршы якта балалар, үсмерләр өчен кәккүк тә эшләп куйдык. Аннары атынгыч булдырылган җирне төзекләндерү уе туды. Бу юлы авылдашларга мөрәҗәгать итек һәм хуплау таптык, — ди Рамил абый.
Рамил абый авыл аксакаллары Әлфир Шәйхуллин, Сәгыйть Миргазев, Рәфил Муллаяновлар тимер каркас корып агачтан өч эскәмия эшләп китерә. Аннары авыл халкы буш торган урында (Иске Балтач авылында яшәгән шәхси эшкуар Илшат Миргазовның бабасы нигезе урыны) парк төзекләндерү уе килеп туа. Югары Янактай авыл биләмәсе (башлыгы Рәшит Мусин), чикләнгән җаваплылыктагы “Рассвет” җәмгыяте (директоры Фидарит Мирхазов) тарафыннан да бу тәкъдим хуплау таба. Буш урынга ком-таш салып тигезләтүгә техника көче белән ярдәм итәләр. Авылдашлар белән килешкәннән соң бар халык, хәтта читтә яшәүчеләр дә матур эшкә кушыла, акча күчерәләр.
Рамил Миргазевның Иске Балтач авылында төпләнгән кече улы Илгиз Миргазевның дуслары, танышлары (алар арасында Иштирәк авылына аяк та басмаган кешеләр бар) да үз өлешләрен кертергә теләк белдерәләр. Шул рәвешле шактый күләмдә акча җыела. Бу исемлеккә кергән шәхси эшкуар Станислав Акзигитов, Лилия Васфирахман кызы, Алсу Нәбиуллина, Ринат Рәзиф улы, шәхси эшкуар Нурмөхәмәтова, Динар Әхмәтов, Тимур Фәнил улына авыл халкы чиксез рәхмәтле.
Буш торган урынның җире законлаштырылып межалангач, ныклап эш башлана.
Чатырны Иске Балтачта яшәгән, шушы авылда туып-үскән эшкуар ир-егет Дим Мирхазов булдыра. Рамил Мирхазов гашыйклар эскәмиясе эшләп куя. Ә бу зур эскәмияне Нурлыгаян Миргазов, Сәгыйть Галәветдинов, Рамил Фатыхов көче белән эшләнә. Сәхнәне Данир Садыков булдырган. Карусель — Илгиз, Илнар Миргазевлардан истәлек. “Гөмбә”не Фәргать Ибраһимов улы Ленар белән эшләгән. Нәниләр өчен бәләкәй кәккүкне Айдар Ихсанов гаиләсе белән эшләп урнаштырып куйган.
Бәләкәчләр өчен кереп уйнарга “өй” — Илгиз Миргазевның фантазиясе белән булдырылган. “Дуслык паркы”ның исемен Илнар Миргазев тәкъдим иткән һәм үзе исәбенә язуын да эшләгән.
—Халыктан җыелган акчага паркны тимер баганалар утыртып профиль белән әйләндереп алдык һәм профнастил штакетниклар кактык, батут алдык, ике атынгыч алдык. Балаларга тау, баскетбол кулчалары сатып алдык. Атынгычларны урнаштыруда әтиле-уллы Радиф, Айдар Ихсановларның ярдәме зур булды, — ди Рамил абый.
Җәйге айларда парк бала-чага, үсмерләрнең бәхет-шатлыклы авазыннан шау-гөр килеп торган.
—Бу объект авылга җанлылык өстәде. Балалар кайда йөри икән дип борчыласы юк. Көнозыны шау-гөр килеп уйныйлар, көләләр, алар өчен хәвефсез шартларда уйнау өчен мөмкинлекләре булдырылды, — ди ике бала атасы, өмәләрдә актив катнашучы Айдар Ихсанов. Аның уллары Вилдан белән Ризван дүртенче, икенче сыйныфта укыйлар. Уку елы башлангач та дәресләреннән кайтып өй эшләрен эшлиләр дә, бирегә уйнарга киләләр
Матур башлангычка һәр иштирәкле үз өлешен кертә. Зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән Рөстәм Шәйхуллин белән Илшат Мирхазовка, Тимерхан Әхтариевка авыл халкы аерым рәхмәтле.
“Рассвет” җәмгыяте директоры Фидарит Мирхазов паркка багана утыртып яктылык та урнаштырган. Кулланылган электр энергиясе өчен исәп-хисапны үзе исәбеннән башкара.
—Паркны төзекләндерү дәвам итә. Әле баскетбол кулчалары урнаштырдык. Балалар өчен “өй”не үзгәртеп, тагын да уңайлырак итеп корасы бар, — ди Зөлфинә һәм Рамил Миргазевлар.—Өмәләрдә авыл халкы бик актив катнашты. Парк тирәли агачлар, чәчәкләр утыртылды. Нинди эшкә чакырсак та, бердәм күтәрелеп чыгалар.
Иштирәклеләр мисалы уңайлы яшәү мохите булдыру өчен көчләрне берләштерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Халыкның активлыгы һәм битараф булмавы аркасында булдырылган “Дуслык паркы” авылның чын бизәге, гаилә һәм дуслар белән вакыт үткәрү урынына әйләнде.
Автор фотосы