Тарих белән кызыксынган кеше, иң беренче чиратта, үзенең нәсел тарихын белергә тиеш. Ә аны яхшы белү өчен, бабаң аны саклап әтиеңә, әтиең— сиңа, ә син инде балаларыңа җиткереп бару шарт. Шушы сүзләр тарих белән кызыксынган, тамырлары Балтач районы белән бәйле Булат Салиховныкы. Ул әтисе гомер буе җыйган тарихи мәгълүматларын күз карасыдай саклый. Бер гасыр элек карт әтисе язган дәфтәр кадерле ядкарьләрнең берсе.
Булат Салихов белән төбәк тарихын өйрәнүчеләр безнең районга килгәч таныштык. “Ак Идел” берләшмәсенә тарих белән кызыксынган кешеләр тупланган. Җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, аралашучан, шунда ук үз фикерен әйтеп салучы кеше буларак истә калды ул. Үзенең теле, тарихы өчен янып көюче кешеләрнең берсе ул. Аның әтисе – Мәсгут Салихов Чокалы авылыныкы. Тамырлары безнең районнан булган Булат үзе дә соңлап булса да, үткәннәр белән ныклап кызыксына башлаган.
Мәсгут Әхмәтшәриф улы 1959нчы елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагач Благовар районына тарих укытучысы булып эшли башлый. Төрле авылларда мәктәп директоры вазифасын башкара. Шул районның Сынташтамак авылы кызы Әлфия Юныс кызы белән гаилә кора. Дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Күллекүл авылында эшләгәндә төбәкне өйрәнү музее булдыра. Әмма беркайчан да туган авылы Чокалы белән элемтәне өзми.
Хаклы ялга туктагач, туган авылы Чокалыга кайтып йорт алырга дигән хыялы була. 1989нчы елда уйлаганын тормышка ашыра. Иске йорт алып, аны яңадан сүтеп, сипләп, веранда өстәп, мансарда ясап корып куя. Балалары авылга кайтып ярдләмләшеп яшәсәләр дә, бу эш берничә елга сузыла. Шулай итеп аның тәүге хыялы тормышка аша, Мәсгут Әхмәтшәриф улы тормыш иптәше белән Чокалыда яши башлыйлар. Туган авылында музей ачу Мәсгут Сәлиховның— икенче хыялы була. Әмма музей булдыру өчен махсус бина табылмый. Ул үзенең йортының икенче катында, мансардада, музей булдыра башлый. Әмма аның хыяллары тормышка аша алмый кала. 2002нче елда аңа инфаркт була. Ул исән калса да шатлыклары озакка бармый. 2004нче елда чираттагы мәкаләсен язып утырганда, вафат була. Васыяты буенча, аны Чокалы зиратында җирлиләр. Әниләре әтиләренең каберен ташламыйм дип, бераз Чокалыда яши. Аннан җәйләрен генә анда үткәрә. Мәсгут Әхмәтшәриф улы вафат булганына да 21 ел узып киткән, аның тормыш иптәше Әлфия Юныс кызына да 87 яшь тулган. Тик шулай да Әлфия апа Чокалыга кайтырга тырыша. Шушы җәйдә дә, балаларының каршы булуына карамастан, Чокалыда ике ай яшәп киткән.
Булат Салихов әти-әниләре кебек укытучы булмаса да, олыгая башлау белән төбәк тарихын өйрәнә башлый. Бөтен җаным-тәнем белән тартылып кереп киттем, дип ассызыклый ул.
— Күллекүлдән чыгып киткәнемә инде бик күп еллар үтсә дә, авылдашларым, сыйныфташларым белән кабат элемтәгә кереп, берничә мәртәбә очрашулар оештырдым. Авылдашлар очрашуыннан да читтә калмый башладым. Авылыбызның 100 еллык юбилее якынлашкач, алар миннән китап язуымны сорадалар. Күллекүл, Яланкүл авылларының 100 еллыгына багышлап китап яздым. Әлфрит Биккулов аны бастыру өчен чыгымнарны үз өстенә алды, — ди ул.
Тарих ул бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта мөһим төшенчә. Булат Салихов әтисенең һәр хатирәсен, язуларын һәм истәлекләрен кадерле ядкарь итеп саклый. Нәсел истәлекләрен , тарихын кадерләп саклап аны буыннан-буынга җиткерүне мөһим бурыч дип саный.
— Минем бабам, карт әтием Әхмәтшәриф Әхмәтсалих улы, 1914нче елларда Богдан авылы мәктәбендә укый. Бүгенге көнгә кадәр миндә аның шул елдагы дәфтәре саклана. Нәкъ шул дәфтәрендә ул безнең нәсел шәҗәрәсен дә язып калдырган. Башта бу дәфтәрне 28 ел дәвамында карт әтием үзе саклаган. 1942нче ел ахырында карт әти белән әти бер-бер артлы сугышка киткәч, аны 8 ел буена карт инәй саклый. Карт әтиебез сугышта хәбәрсез югала. 1950нче елдан соң, әти сугыштан кайткач 54 ел буена ул аны саклый. 2004нче елда, әтиебез мәрхүм булгач, менә 21 ел буе, карт әтиебездән калган бу истәлек дәфтәрне мин саклап киләм. Быел инде бу дәфтәргә 111 ел, —ди Булат Салихов.
Менә шундый сакчыл караштагы якташлар үткәннәр белән бүгенгә күпер сала да инде...
Рифина НИГАМӘЕВА.