Новости
5 сентябрь 2025, 11:55

Каберенә туган якның туфрагын илтеп салдык

Әрдәгеш авылында туып-үсеп, Смоленск өлкәсендә яшәүче якташыбыз  Зәйтүнә ҖИҺАНШИНА-РУЛЁВА зур әтисенең каберенә Балтач туфрагын илтеп салулары турында бәян итә.

Каберенә туган якның туфрагын илтеп салдыкКаберенә туган якның туфрагын илтеп салдык
Каберенә туган якның туфрагын илтеп салдык

Безнең зур әтиебез Карам Абраров 1905нче елда Мәнәгәз авылында дөньяга килгән. 1942 елның  май аенда аны сугышка алганнар. Зур әниебез Язиләнең ул чакта 11 яшьлек олы кызы Нәкыя, 7 яшьлек уртанчы кызы — Хәппә, ул безнең әниебез була. Кече кызы Флүзә белән йөкле кала. Зур әтиебез соңгы хатында: “Безнең кемебез туды?” — дип яза. Ләкин ул җавап хатын алырга өлгерми. 1942нче елның октябрь аенда ул “хәбәрсез югалды”  дигән хат килә. Флүзә апабыз сентябрь аенда туа.

Зур әтиебез  Карам Мөнир улы  226нчы укчылар дивизиясендә  пулемётчы  була. Әлегә кадәр без аның җирләнгән урынын белми идек, сеңелемнең  кызы Гөлназ интернет аша истәлек китабында аның исемен тапкан. Минем үземә  дә студент чакларымда өч тапкыр Волгоград шәһәренә барырга туры килде. “Родина—мать”  мемориалында  һәлак булган сугышчыларның меңнәрчә исемнәре язылган, мин дә зур әтиебезнең  монда исеме юкмы икән дигән өмет  белән анда язылган фамилияләрне укый идем. Ә ул  Городище районы Кузьмичевский посёлогында туганнар каберлегендә җирләнгән булган. Шулай итеп, әни белән Флүзә апаның ниятләре тормышка ашты. Алар зур әтиебезнең каберенә туган йорт нигезеннән туфрак илтеп салдылар. “Менә, әткәй, синең яныңа кече кызыңны алып килдем. Сиңа аны күрергә насыйп булмаган иде,  мин аны сиңа күрсәтергә алып килдем. Әниебез ялгызы өч кызын аякка бастыру өчен  көн-төн эшләде.  Синнән башка яшәве авыр булды, без әнигә хәлебездән килгәнчә ярдәм иттек. Бигрәк тә салкын кышларда урманнан утын ташу авыр иде,  тау башына менә алмый интегүләр әле дә исемнән чыкмый”,— дип  әниебез Хәппә туганнар каберлегендә сөйләде.

Безнең гаилә өчен  бу истәлекле вакыйга  сөенечле дә , берчә көенечле дә булды. Без зур әтиебезне күрмәсәк тә ул йөрәк түрендә зур урын алып  тора иде. “Хәбәрсез югалды” дигән хаты килсә дә, зур әниебез аны өмет  белән, бәлки, исәндер, бәлки, әйләнеп кайтыр дип, гомер буе көтте. Ул  бу хәлләрне белгәнче дөньядан китеп барган иде шул.

Исән булса , тормыш иптәшенең каберенә бармый калмас иде.  Энебез Рәфит әниебезне һәм апабызны  Волгоградка алып бару аларның гомерләрендәге оныта алмаслык вакыйга.

Волгоградка бару бер яктан истәлекле булса, икенче яктан дәвамлы да булды. Туганнарым анда барганда нык эссе чак була. Кунакханәдә урын булмый, энем яшәргә урын эзләп бер таксистка мөрәҗәгать итә.Ул Наталья исемле бер хатынның адресын бирә. Ул шәфкать туташы булып эшли. Безнекеләрне чәйләр эчереп, бик җылы каршылый.  Шуннан башлап шушы ят кеше безнең бик якын дустыбызга әверелде. Диңгезгә ял итәргә барган вакытта аңа тукталабыз. Энем аның улы белән дуслашты. Ачкычым шунда, дип өйрәтеп кенә куя. Әле дә аның белән элемтәне өзмибез. Чит ят җирдә күңелебезгә якын кеше таптык без.

 

... Мин үзем Әрдәгеш авылында туып-үстем. Үземнең бала чагым хакында гәзитнең 17 июль көнендә чыккан “Сагынам сине, Әрдәгешем” дигән мәкәләдә язган идем. Мин үзем Смоленск өлкәсендә яшим. Туган авылым, районым турында кызыксынып яшим.

Зәйтүнә ҖИҺАНШИНА-РУЛЁВА.  

Автор:
Читайте нас