

Совет-япон сугышы 1945елның 9 августыннан 2нче сентябрьга кадәр бара. Совет–монгол гаскәрләренең кискен һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә Квантун армиясе тар–мар ителә. Япон гаскәрләре 84000 чамасы кешеләрен югалта, 640000 кеше әсирлеккә алына. Япония белән сугышта 12031 совет кешесе һәлак була, 24425 кеше яралана. Кораллы конфликт каты һәм аяусыз бара. Икенче сентябрь көнне Япония үзенең капитуляциясенә кул куйган. Бу икенче Бөтендөнья сугышының тәмамлануын аңлаткан. Әмма Икенче Бөтендөнья сугышының беткән көне итеп 3 сентябрь көне кабул ителгән. “Сугыш чоры балалары” категориясенә 1927 елның 22нче июненнән 1945 елның 3нче сентябре чоры юкка гына куелмаган.
Быел Бөек Җиңүгә 80 ел тулды. Бөек Җиңү барлык халыкның батырлыгы, каһарманлыгы нәтиҗәсендә яуланды. Илебездә, союздаш республикаларда, районда сугышта катнашкан ветераннар бик аз калып баралар, алар арабыздан китәләр. Сугыш утында янган, көндәлек үлем куркынычы шартында илгә килгән явыз дошман белән көрәшкән, илне дошман утыннан күкрәкләре белән каплаган, Бөек Җиңүдән соң да озак еллар хәрбиләр булып хезмәт иткән ветераннар. Алар сугыш турында сөйләргә яратмыйлар иде. Без белгән ветераннар авыл кешесенә хас булган тырыш, тыйнак тормыш яшәеше алып бардылар. Үзләренең гади хезмәт уңышлары белән горурланып, авылдашлары һәм хезмәттәшләренә ярдәм итеп, шатлыкларын бүлешеп, бердәм аралашып яшәделәр.
Әтием, сугыш ветераны Хатип Сафин турында язасым килә. Ул Түбән Сикияз авылында туып-үскән. 1938нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәрби хезмәт юлын Сахалинда башлый. 1938нче елның 5 декабрендә хәрби присяга кабул итә. Ул хезмәт иткән 26 артиллерия бригадасы Аноры поселогы янында уранашкан Аноры-Победино тимер юл станциясенә ерак түгел урнаша. Победино яныннан СССР— Япония границасы якын. Ул чакта Сахалин шушы чик белән икегә бүленеп торган. Төньягында — безнекеләр, көньягында — японнар.
Японияга каршы сугыш игълан ителүен совет командованиесе Сахалиндагы частьларга хәбәр итмәгән, сер саклаган. Ә японнар үз вакытында хәбәр алгач, безнең гаскәрләр өстенә ташланалар. Көтелмәгән хәл 26нчы артиллерия бригадасын үлем хәлендә калдыра. Капитан Смирныхның чик сакчылары батальоны ярдәме белән генә бригаданың штабы исән кала. Бу авыр сугышларда Хатип Сафин зур батырлыклар күрсәтә. Ул “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Капитан Смирныхның батальоны тулысынча һәлак була . Бары унҗиде кеше исән кала. Нәтиҗәдә Аноры посёлогында дошман керә алмый. (Архив материалларыннан). Әлеге алышларда әти яралана, контузия ала, бу яралар гомере буе сиздерәләр. Сугыш тәмалануын әти көньяк Сахалинның Корсаков шәһәрендә каршы ала.
Әтиемнең әнисе Галимә сугыш чорында авылда күмәк хуҗалыкта эшли. Җиңүне якынайту өчен көч сала. Зур әнигә Бөек Җиңү көнен каршы алырга насыйп булса да, ул үзенең газиз улы Хатипның сугыштан кайтканын күрә алмый. Зур әниебез нибары 45 яшендә, 1945нче елның 14 маенда якты дөньядан киткән. Сагыш җиңә, чөнки озак еллар билгесезлек шартында баланы сугыштан көтү үтә дә авыр.Язмыш сынавы буенча, аңа ил чигендә 7 елдан артык хезмәт итәргә туры килә. 1946елның 20нче мартында гына демобилизацияләнә.
Бу ачы югалтуны әтиебез авыр кичерде, соңгы көннәренә кадәр уйланды. Үзен хәрби хезмәткә озаткан һәм сугыштан көтеп ала алмаган әнисе янында җирләүне сорады. Аның бу васыятен без үтәдек тә.
Әтиебез хәрби хезмәт, сугыш, аннан соңгы еллар турында сөйләмәде. Тормышны дәрт белән көтте. Казыксыз урынга казык кагып, ике урынга йорт салды. Хуҗалыкта, районда алдынгы комбайнер булды.Әтиебез турында район, “Кызыл таң” гәзитләрендә мәкаләләр басылды. Күпме вакытлар комбайн бункерында— йолдызлар (һәр 1000 центнер суктырып алганга бер йолдыз)яктыртты. Урындагы радиодан аңа атап җырлар тапшыру, рухи күтәренкелек, дәрт, киләчәккә өмет белән яшәү— барысы да булды. Әтием буш вакытларында мич чыгару белән шөгыльләнде. Әти чыгарган мичләрне әле булса мактап теләгә алалар.
Әнием Хакимә белән 3 бала, 2 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Апабыз бухгалтер һөнәрен үзләштерде, без, ике малай Ленинградтагы төрле уку йортларына үз көчебез белән кереп, югары белем алуга ирештек. Мондый үрләр яулавыбызда әтиебезнең салган тырышлыгы санап бетергесез.
Шаяртырга ярата иде. Шулай да аз сүзле булды. Биргән киңәшләре мәгънәле иде. “Тормышта дусларны, юлдашларны белеп сайларга кирәк”, — дип өйрәтте. Без, балалары, аның киңәшләрен тотып яшәргә тырышабыз. Шуңа да Аллаһы Тәгала ялгыш юлга басудан саклап килә.
Әтиебез бар гомерен хезмәттә үткәрсә дә, сугыш калдырган тән, җан яраларын, сагышларын оныта алмады. Аның күңелендә нинди уйлар булганны беркем дә белми. Нишлисең, еллар, вакыт аяусыз.
Янтимер авылында сугыштан кайткан солдатка һәйкәл куелган. Аны Данис Гильманшин үз акчасына эшләткән. Бу һәйкәл чынында сугыштан кайтучы меңләгән солдатның кичерешләрен тасвирлый, хәлен күрсәтә кебек. Безнең әти дә 8 ел Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Куяды тимер юл станциясеннән җәяүләп кайткач авылга кергәндә Очлы тауда туктап хәл алган. Ул ниләр кичерде икән дип бүген уфланам. Безнең авылда, Түбән Сикиязда да шундый һәйкәл куйганда яхшы булыр дип уйланам.
Ветераннарга, сугыш чоры балаларына, гомумән, бер-беребезгә игътибарлырак булыгыз. Авыр сүз әйтеп, рәнҗетмәгез. Дәрәҗә кулланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул кеше сезнең ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗдыр. Игелек күрәсегез килсә— кешегә изгелек эшләгез.
Рифат САФИН,
районның урындагы ветераннар оешмасы рәисе.
Хатип Сафин сугыш яланындагы иптәшләре белән.
(Беренче рәттә, уңнан беренче).