Новости
1 сентябрь 2025, 15:50

Яңа уку елы – яңа мөмкинлекләр башлангычы

Бүген, 1нче сентябрь, Иске Балтач авылындагы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары өчен икеләтә шатлыклы һәм бик мөһим көн. Алар яңа уку елын күптән көтелгән, заманча төзекләндерелгән яңа уку корпусында каршы ала.

Яңа уку елы – яңа мөмкинлекләр башлангычыЯңа уку елы – яңа мөмкинлекләр башлангычы
Яңа уку елы – яңа мөмкинлекләр башлангычы

Бүген, 1нче сентябрь, Иске Балтач авылындагы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары өчен икеләтә шатлыклы һәм бик мөһим көн. Алар яңа уку елын күптән көтелгән, заманча төзекләндерелгән яңа уку корпусында каршы ала. Бу вакыйга авыл хуҗалыгын үстерүгә, яшь буынны сыйфатлы белем белән тәэмин итүгә юнәлтелгән масштаблы эштәге тагын бер мөһим адым булып тора.

Күптән көтелгән мизгел, хыяллар чынга ашты.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә: “Без бу мизгелне озак көттек һәм 1нче сентябрьгә балалар заманча җиһазландырылган уку йортына әйләнеп кайтсын өчен бөтен көчебезне салдык. Яңа кабинетлар, яңартылган лабораторияләр, уңайлы ашханә, спорт һәм акт залы – болар барысы да уку процессы максималь нәтиҗәле булсын өчен эшләнгән”.

Чыннан да, колледжның яңа, якты, заманча җиһазландырылган бинасы, студентларны һәм укытучыларны яңа уңышларга, алга таба үсешкә дәртләндерәчәк. Бу – уку сыйфатын күтәрүгә, студентларның сәләтләрен ачуга булышлык итүче мөһим шарт.

Бу көнне колледж студентларын, укытучыларны һәм бөтен коллективны котлау өчен районга югары дәрәҗәле кунаклар җыелды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, БРның мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яшь буынны яңа уку елы белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Аларның чыгышларында яшьләрнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге роле, һөнәри белемнең әһәмияте турында аерым тукталдылар. Мондый югары дәрәҗәле игътибар, билгеле, яшь белгечләрне әзерләүгә карата җитди мөнәсәбәтне күрсәтә.

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы – республика икътисадының мөһим тармакларының берсе, һәм менә шундый заманча уку йортлары, яшь белгечләрне әзерләүдә зур роль уйный. 

“Безнең алда торган төп бурыч – яшьләрне югары сыйфатлы һөнәри белем белән тәэмин итү, аларның авыл хуҗалыгына карата кызыксынуын арттыру. Бу яңартылган уку корпусы – ул безнең инвестициябез, киләчәккә куйган зур өметләребез. Яшьләр, әлбәттә, монда тирәнтен белем алыр, яңа технологияләрне үзләштерер һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешләрен кертерләр, дип ышанам”, – диде ул.

Бу зур эш, әлбәттә, бер көндә, бер мизгелдә башкарылмаган. 2023нче елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның колледжга эш сәфәре барышында бирелгән йөкләмәсе, республика бюджетыннан якынча 40 миллион сум акча бүленеп, 2024нче елның август аеннан капиталь ремонт башлангач, чынга ашты. Бу – республика җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы өлкәсенә, профессиональ белем бирү системасына булган зур игътибарның, инвестицияләрнең нәтиҗәсе. Яңа уку корпусы, аның заманча җиһазлануы – ул яшьләрне югары квалификацияле белгечләр итеп әзерләү өчен булдырылган мөмкинлекләр. Бу яшь буынның авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшләвен, республиканың аграр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүен тәэмин итәчәк.

Яңа уку елы – ул яңа белемнәр, казанышлар, мөмкинлекләр башлангычы. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының яңартылган бинасы, студентларны заманча, югары сыйфатлы белем белән тәэмин итүгә, аларны киләчәккә әзерләүгә яңа импульс бирер, дип ышанырга була. Бу – һичшиксез, уңышлы киләчәккә юл ачучы бик мөһим адым.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас