Новости
1 сентябрь 2025, 06:52

Белем дөньясына сәяхәт башлана

1нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Районның барлык мәктәпләрен исәпкә алганда, быел беренче сыйныфка барлыгы 146 укучы аяк басты.

Белем дөньясына сәяхәт башланаБелем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана

1нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Районның барлык мәктәпләрен исәпкә алганда, быел беренче сыйныфка барлыгы 146 укучы аяк басты.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе дә бу көнне аеруча дулкынланып көтте, чөнки быел аның ишекләре 51 беренче сыйныф укучысы өчен беренче тапкыр ачылды.Һава торышы салкынча булса да мәктәп ишегалды укучылар, ата-аналар, укытучылар белән тулы иде. Яңа уку елына әзерләнгән мәктәп, чынлап та, белем дөньясының капкасыдай булып ачылды.

Тантаналы линейка – ул һәр мәктәпнең йөзек кашы, ел саен үткәрелә торган, әмма һәрвакыт яңача һәм җанлы булып тора. Быел да Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең мәйданчыгы шатлыклы авазлар, яңгыравык музыка һәм чәчәк бәйләмнәре белән тулы иде. Бу – уку елының уңышлы башлануын гына түгел, ә яңа биеклекләргә омтылырга әзерлекне раслаучы бер символдай.

Быел, һичшиксез, иң дулкынланучылар – беренче сыйныф укучылары. Аларның сокланып караучы күзләре, кулларына тоткан матур чәчәк бәйләмнәре– болар барысы да мәктәп тормышына беренче адым ясауның гаҗәеп тойгылы мизгелләре. Алар өчен хәзерге дөнья – ул серләр тулы, яңа ачышлар һәм күптөрле яңа дуслар көткән зур киңлек.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов барлык укучыларны да яңа уку елы белән котлап, уку җиңел түгел, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үттеләр.

—Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Бүген без барлык мәктәпләребез өчен мөһим бәйрәм – яңа уку елының башлануын билгеләп үтәбез. Бу көн – яңа белемнәргә, ачышларга һәм казанышларга юл ача торган зур мөмкинлек. Мин сезнең һәрберегезгә дә сәламәтлек, уңышлы уку, укытучылар өчен сабырлык һәм илһам, ә балалар өчен – кызыклы дәресләр, күп ачышлар һәм белем дөньясына мавыктыргыч сәяхәт телим. Яңа белемнәр дөньясына юлыгыз якты булсын,— диде Илгиз Әхвәс улы үз чыгышында изге теләкләрен җиткереп.

Күп балалы гаиләләрдән булган беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Бу – яңа тормыш башлаучы кечкенә дусларыбызга яңа уку елын мөмкин кадәр уңайлы һәм шатлыклы итүгә юнәлдерелгән бик зур һәм матур бүләк булды. 

Беренче кыңгырау чыңлады, димәк, яңа уку елы башланды. Алда – сынаулар, ачышлар, үсеш һәм, әлбәттә, онытылмас мизгелләр. Барлык укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек, шатлыклы көннәр һәм күп ачышлар юлдаш булсын.

Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Белем дөньясына сәяхәт башлана
Автор:
Читайте нас