Новости
1 сентябрь 2025, 04:54

Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар

Көн саен көндезге стационар аша 35 кеше уза, ә ел дәвамында аларның саны 1068 кешегә җитә. Пациентлар өчен күптән түгел көтү залы җиһазландырылган. Балтач үзәк район хастаханәсе дәвалау процессын стандартлаштыру һәм пациентлар өчен шартлар тудыру проектында катнаша, ул “Росздравнадзор” ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Балтачлылар көндезге стационарда дәваланаларБалтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар

Үзәк район хастаханәсенең бу бүлегендә булдырылган уңайлылык һәм пациентлар турында кайгыртудан һәр кеше канәгать.

Балтач районында яшәүчеләрнең үзәк район хастаханәсенең көндезге стационары шартларында сәламәтлекләрен яхшырту мөмкинлеге бар. Монда пациентлар сәламәтлеген кайгырталар. Биредә тәҗрибәле табиблар һәм шәфкать туташлары эшли, алар пациентларга төрле авыруларны җиңәргә ярдәм итәләр.

Хастаханәнең баш табибы Салават Гыйльметдинов бүлектә пациентлар өчен булдырылган шартлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар уңайлы шартларда дәвалана һәм яңа көч алып өйләренә кайта алсын өчен барысы да алар файдасына эшләнә.

Көндезге стационар — ул пациентларга көн дәвамында кирәкле дәвалау һәм процедуралар алырга, ә аннары өйләренә кайтырга мөмкинлек биргән медицина хезмәте формасы. Бу көндәлек эшләрдән озакка аерыла алмаучылар яки медицина күрсәтмәләре буенча тәүлек буе хастаханәдә яту максатка ярашлы булмаганнар өчен аеруча мөһим. Баш табиб ассызыклаганча, пациентлар өчен уңайлы шартлар тудыру — медицина учреждениесе өчен өстенлек. Бу сыйфатлы дәвалауны гына түгел, палаталардагы уңайлылыкны да, персоналның игътибарлы мөнәсәбәтен һәм һәр пациентка индивидуаль якын килүне дә үз эченә ала. Көндезге стационар пациентлары барлык кирәкле медицина ярдәмен уңайлы шартларда алуларына ышана алалар. Бу сәламәтлекнең гомуми торышын тизрәк торгызырга һәм яхшыртырга ярдәм итә.

—Үзебезнең пациентларга иң яхшы мөмкинлекләр һәм дәвалану өчен шартлар тәэмин итәргә омтылабыз. Әгәр көндезге стационарга бару мөмкинлеген сайлыйсыз икән, сезгә ярдәм итәргә шатбыз, — ди биредә көч салучылар.

 Бүлектә табиблар, өч шәфкать туташы, бер санитарка һәм массажистка эшли. Бүлек заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Авыруларны иркен һәм якты бүлмәләрдә кабул итү һәм дәвалау өчен тиешле санитария-гигиена шартлары тудырылган. Хастаханә компьютерлаштырылган, Интернетка чыга торган компьютер эшкә кушылган.

Көндезге стационар мөдире булып озак еллар югары категорияле табиб-терапевт Фәйрүзә Хәмәдуллина эшли.

1983нче елдан медицинада хезмәт сала ул. Фельдшер, участок терапевты булган. Күп еллар участок терапевты белән бер үк вакытта көндезге стационарны да алып барды. Соңгы биш елда көндезге стационар мөдире. Медицинада алга китеш зур, ди.

—Элек көндезге стационарда шартлар чикле иде. Соңгы елларда пациентлар өчен шартлар да, дәвалау процессында да яхшы якка үзгәрешләр күп.

 Соңгы вакытта аны кирәк вакытта терапевт Альбина Фазылбакова алыштыра. Хәзер пациентларны Альбина Фазылбакова һәм Светлана Гаскәрова да кабул итә. Табиблар билгеләгән дәвалау курсын тәҗрибәле шәфкать туташлары Луиза Фәизханова (медицинада 33 елдан артык хезмәт стажы), Зөһрә Нигъмәтҗанова һәм Миләүшә Хәмәдуллиналар үти.

Биредә төрле бүлекләрдә эшләү тәҗрибәсе туплаган шәфкать туташлары эшли. Күпьеллык тәҗрибә нәтиҗәсендә көндезге стационар шәфкать туташлары үз вазифаларын оста башкаралар, пациентларга уңайлыклар һәм кайгырту тәэмин итәләр. Алар теләсә нинди сорауларга җавап бирергә һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Төрле бүлекләрдә эшләү шәфкать туташларына көндәлек практикаларында уңышлы куллана торган төрле күнекмәләр һәм белемнәр алырга мөмкинлек бирә. Бу аларның эшен тагын да нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак итә. Көндезге стационар пациентлары шәфкать туташларына хезмәтләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәләр. Аларның рәхмәт сүзләре — медицина персоналы өчен иң яхшы бүләк. Һәм алар моңа һичшиксез лаек. Югары категорияле белгеч Зөһрә Нигамәтҗанова, мәсәлән, 23 ел гомерен медицинага багышлаган.

Беренче категорияле белгеч Миләүшә Ринат кызы ун елдан артык хастаханәдә хезмәт сала. Тәүдә поликлиниканың процедуралар ясау кабинетында эшләгән. 2024нче елдан көндезге стационарга күчкән.

Көндезге стационар хезмәткәрләре арасында массажчы Гөлназ Низамова да бар. Санитарка Зоя Дәүләтшина палаталарда һәм коридорларда чисталык һәм тәртипне күз уңында тота.

Дәвалану курсы авыруга карап җиде, ун көн билгеләнә. Уколлар ясала, системалар куела, массаж, Дорванваль токлары, ультратавыш, электрофарез һәм башкалар билгеләнә.

Көндезге стационарда төпкел авыллардан пациентлар да йөреп дәвалана.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров та бит “Безнең бурыч — медицина ярдәмен югары сыйфатлы итү һәм барлык халык өчен дә, шул исәптән ерак авыллардан да, уңайлы итү”, — диде.

—Авырулар арасында төрле буын кешеләре бар. Йөрәк-тамыр авырулары, буыннар авыртуы, остеохондроз, шикәр чире, югары кан басымыннан интегүчеләр күп, — ди табиблар. — Бездә дәваланып, шушы хроник авыруларыннан хәлләре җиңеләеп, көч алып, шифа табып чыгалар.

Альбина Фазылбәкова бер үк вакытта участок терапеваты да. 2000 кешегә вакытында медицина каравы үткәрә, кабул итә, авылларга чыга. Иске Балтач, Бигелде, Илекәй, Иске Янбай авылларында аны халык хәзер танып белә.

Светлана Гаскарова 2021нче елда укуын тәмамлап туган районына эшкә кайткан. Ике ел элек ультратавыш диагностикасы белгеченә укып ул эшне дә алып бара. Күкрәк куышлыгы органнарындагы, бөерләрдәге, калкансыман биз авыруларындагы патологияләрне билгели. Коронавирус авыруы көчәйгән вакытта авыруларны фильтр-бокста кабул иткән. Эшен яратып эшләгән белгечкә пациентлар да ышанып карыйлар.

Көн саен көндезге стационар аша35кешеуза, ә ел әвамында аларның саны 1068 кешегә җитә.Пациентларөчен күптән түгел көтү залы җиһазландырылган.Балтачүзәк район хастаханәседәвалау процессын стандартлаштыру һәм пациентлар өчен шартлар тудыру проектында катнаша, ул “Росздравнадзор” ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Табиблар эшенең үзенчәлекләренә килгәндә, көндезге стационар табиблары билгеләп үткәнчә, хәзер пациентларга дәвалау схемасын аңлату җиңеләйгән, әмма һәр кешенең фикере үзе белән.

— Пациентларны һәр очрак уникаль һәм индивидуаль якын килүне таләп итүенә ышандырырга туры килә. Мәсәлән, баш авыртуының сәбәпләре күп булырга мөмкин. Дәвалау курсын табиб анализлардан чыгып һәм иярчен авыруларны исәпкә алып билгели. Элек китап укып, шәхси тәҗрибә нигезендә эшкә өйрәнә идек. Ел саен хастаханә штатын тулыландыраган яшь белгечләр төпле белемнәре белән аерылалар һәм яңа мәгълүматны тиз үзләштерәләр, хәзерге яшьләргә мөмкинлекләр зуррак, белмәгәнне сорыйлар –, ди Фәйрүзә Зәки кызы.

Көндезге стационар шәфкать туташы пациент белән кергән көненнән алып дәвалану тәмамланганчы эшли.

Ул яңа кергән пациентларны теркәүдән алып палаталарда кабул итә һәм  пациентлар хәрәкәтен исәпкә алу буенча медицина документациясен алып бара. Табиб билгеләүләрен вакытында һәм төгәл үти, пациентларның хәлен күзәтә, медикаментларны исәпкә алуны һәм саклауны тәэмин итә, пациентларга булачак процедураның барышын һәм максатын аңлата, эш урынын смена башына әзерли, кирәкле медицина инструментларының, җиһазларның, документациянең булуын, пациентларның көндезге стационарда билгеләнгән көн режимын үтәвен тикшереп тора, биналарның тиешле санитария-гигиена торышын тәэмин итә, көндезге стационарда эшләүче кече медицина хезмәткәрләренең эшенә җитәкчелек итә һәм аларның үз вазифаларын үтәвен контрольдә тота. Тынгысыз, җаваплы эшне өч шәфкать туташы да бер зарланусыз, лаеклы башкаралар.

 Көндезге стационар пациентлары табибларга һәм шәфкать туташларына профессиональлекләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәләр. Саулыкларын яхшыртып, яңа көч алып кайтырга юлланган балтачлыларның рәхмәт сүзләре махсус кенәгәдә теркәлеп бара. Берсен генә укып үтик:

“Көндезге стационар бүлегенең бар коллективына олы рәхмәт белдерәм. Ихласлыгыгыз, мәрхәмәтле кулларыгыз өчен рәхмәт. Үзегезгә дә саулык, иминлекләр телим. Аеруча рәхмәтләрем массажистка Гөлназга, шәфкать туташларына.” Хөрмәт белән А. Такиева.

Автор фотолары

Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Балтачлылар көндезге стационарда дәваланалар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас