Новости
28 август 2025, 10:08

Текән авылы халкы юллы булды!

Төпкелдәге авылга керү юлын ремонттан соң ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Текән авылы халкы юллы булды!Текән авылы халкы юллы булды!
Текән авылы халкы юллы булды!

Бу зур эш гомуми кулланудагы автомобиль юлларын ремонтлауның территориаль заказы буенча башкарылды.

Күзәй авылы аша район үзәге Иске Балтачка 20 километр ераклыкта урнашкан Текән авылында бүгенге көндә 33 кеше яши. Алар — олы буын вәкилләре. Юлсызлык бәласе күп буын кешесенең үзәгенә үткән проблема. Шуңа да халык күп тапкырлар район Хакимитятенә мөрәҗәгатьләр белән чыккан.

—Бу Текән авылы халкы өчен дә, район халкы өчен дә көтелгән юл. Инвестор килеп җирләрегезне эшкәртә, басулар чәчелә, мул уңыш өлгерә, халыкка эш бар. Киләчәктә урам юлларыгыз да эшләнер. Булганның игелеген күрегез, рәхәт яшәгез! — диде Илгиз Әхвәс улы, авыл халкын истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләп.

Юл ремонты эшен чикләнгән җаваплылыктагы “Прогресс” җәмгыяте эшчәннәре башкарган. Узган көздә Текән — Шәвьяды авыллары арасындагы 3,5 километр арага эре таш түшәлгән. Быел яз, җәй айларында вак таш салынып ком белән кушып тыгызланган.

“Прогресс” җәмгыяте директоры Илдар Ибраһимов район Хакимияте, Шәвьяды авыл биләмәсе, авыл халкы белән аңлашып, килешеп эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, алдагы елларда да районда эшләр башкарырбыз дигән ышаныч белдерде.

Авыл халкының шатлыгын Шәвьяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов, Шәвьяды авылында туып-үскән, гомерен туган районында яшәүгә һәм аны күтәрүгә багышлаган Фларит Хәбипов уртаклашты. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны Назилә Хафизова җиткерде.  

Авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Вәлидиян Бадамшин:

—Шатмын сезнең өчен, текәнлеләр. — диде. —Күп еллар Шәвьяды авылына йөреп эшләдем. Читтән кайтучылар авылга баткак юлдан керә алмыйлар иде. Хәзер ул выакытлар үткәннәрдә калды. Рәхәтләнеп яшәргә язсын. Алдагы елларда юлның калган өлеше дә яхшырыр дип ышанабыз.

Яартылган юл символик рәвештә ачылганнан соң халык кунакларны кайнар чәй белән сыйлады.

 

Газим Талипов фотолары

 

Текән авылы халкы юллы булды!
Текән авылы халкы юллы булды!
Текән авылы халкы юллы булды!
Текән авылы халкы юллы булды!
Текән авылы халкы юллы булды!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас