Новости
27 август 2025, 06:56

СВОда катнашучы яугирнең әнисенә -Рәхмәт хаты

Бүген, 27 август көнне, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Гими” позывнойлы райондашыбызның әнисенә хәрби часть командирының Рәхмәт хатын тапшырды.

СВОда катнашучы яугирнең әнисенә -Рәхмәт хатыСВОда катнашучы яугирнең әнисенә -Рәхмәт хаты
СВОда катнашучы яугирнең әнисенә -Рәхмәт хаты

Бүгенге көндә Балтач районыннан 300гә якын яугир неонацистларга каршы көрәшә.

 Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап чыккан «Гими» позывнойлы райондашыбыз лаеклы юл уза.  Махсус хәрби операция катнашучы райондашыбызга хәрби часть командиры  исеменнән Рәхмәт хатын район башлыгы Илгиз Әхвәз улы авыл биләмәләре башлыклары, оешма җитәкчеләре җыелган мәлдә  тапшырды.

Безнең заманның каһарманы, чын патриот үстергәне һәм тәрбияләгәне өчен бөтен зал белән Флидә Гыйльмияровага кул чаптылар.

“Гими” ны  һәм безнең батыр райондашларыбызны җиңү белән көтәбез,"— диде район җитәкчесе Рәхмәт  хатын тапшырган мизгелләрдә.

Автор:
Читайте нас