Новости
26 август 2025, 06:18

Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды

Шушы мизгелләрдә Уфада мәктәпләргә яңа автобуслар тапшырылды. Ике йөздән артык автобус һәм җиңел машиналар республиканың төрле шәһәр һәм районнарына озатылды. Безнең районга 3 автобус бирелде. Әле алар Балтачка кайтып та җитмәде. Аларның маршрутлары хәвефсез булсын.

Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылдыБалтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды

«Рекордлы санда автобуслар һәм җиңел автомобильләр тапшырдык без бүген республиканың авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорларына. Аларның саны 200дән артык.

 Бу — федераль һәм республика бюджетлары акчасына сатып алынган үзебезнең ил машиналары.

Яңа мәктәп автобуслары — ул көн саен мәктәпкә йөри торган балаларыбыз өчен өстәмә уңайлыклар һәм куркынычсызлык. Без моны яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә автопаркны яңарту эшен өзлексез алып барабыз. 2019 елдан безнең мәктәпләргә 900 гә якын яңа автобус тапшырылды.

 Барлык балаларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлыйм. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә хәвефсез, имин юллар, балаларыбызга яхшы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәм», — диде  Радий Хәбиров автобуслар ачкычларын тапшырганда.

Безнең районга өч автобус бирелде. Алар Түбән Сикияз, Югары Карыш һәм Штәнде урта мәктәпләренә тапшырылды. Шушы мизгелләрдә мәктәп директорлары, мәктәп водительләре аның ачкычларын кулларына алды гына.  Мәктәп автобусларының маршрутлары хәвефсез булсын. Исән-имин балалар мәктәпкә йөрсеннәр дигән теләктәбез.

—Районыбызга 3 өр яңа автобус бирелде.  Шул исәптән безнең Югары Карыш мәктәбе дә шушы  бәхеткә иреште. Бу ярдәм укучыларның хәвефсез һәм уңайлы йөреше  өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәбебезнең яңа автобусы балаларны имин йөртергә һәм уку барышына булышлык итәр дип өметләнәбез.

Безнең мәктәптә ике автобус бар иде. Газель автобусы ерак юнәлешләргә йөри. Кизгәнбаш, Зиләзекүл, Начар авылларыннан балаларны алып килә. Шушы авыллардан быел  15 бала җыела, ә безнең шушы автобусыбыз 11 урынлы иде. Бүген алып кайтып килгән автобус 16 урынлы. Шунлыктан без бер рейска балаларны сыйдырачакбыз. Бу безнең өчен дә, ата-аналар өчен дә шатлыклы. Икенчедән яңа техника яңа инде ул.

Водителебез Назыйф Хәмәтов. Ул җаваплы, тәҗрибәле водитель. Ул балаларны ерак юлларга да йөртә. Төрле олимпиада, бәйгеләргә, конкурсларга алып бара. Икенче водителебез Рәис Йосыпов. Ул Чуртанлыкүл, Түбән Карыш юнәлешендә балаларны йөртә.  Ерак юлларга йөрү сәбәпле яңа автобус кирәк иде.  Без бик шатбыз. Балаларны кайгыртып, автобус паркын яңартып торганнары өчен республика Башлыгы Радий Хабировка, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка, мәгариф бүлегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Дөньялар имин булсын, балалар туып торсын, водителләребез балаларны исән –имин йөртсен,ә без, укытучылар, балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирергә тырышачакбыз, —диде Югары Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кашфуллина.

 Иртә таңнан сөенечле хәбәр алдык. Сезгә бары тик яшел утлар.

Рифина ГАЛИЕВА.  

Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Балтач районына 3 өр-яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас