Новости
25 август 2025, 06:26

Исерек хәлдә руль артына нәрсә уйлап утыралар икән?

Башкортстанның Әбҗәлил районында Аскар - Әлмөхәммәт - Сибай юлының 37нче чакрымында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

Исерек хәлдә руль артына нәрсә уйлап утыралар икән?Исерек хәлдә руль артына нәрсә уйлап утыралар икән?
Исерек хәлдә руль артына нәрсә уйлап утыралар икән?

Башкортстанның Әбҗәлил районында Аскар - Әлмөхәммәт - Сибай юлының 37нче чакрымында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авариянең гаеплесе «Шевроле Круз» машинасының водителе булган, ул каршы як полосага чыккан һәм "ВАЗ-2112" белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә безнең ил машинасы водителе урында ук һәлак була.

Ике автомобильнең дә пассажирлары дәваханәгә озатыла.

ЮХХДИ хәбәр иткәнчә, чит ил машинасы йөртүчесе исерек булган. Авариянең барлык детальләрен урынга килгән дәүләт автоинспекторлары ачыклый.

Автор:
Читайте нас