Новости
24 август 2025, 06:40

Район белән яшьтәш ул

Тозлыбин авылында яшәүче Гөлкәй Лотфирахман кызы 1930нчы елның 20нче августында дөньяга килгән. Район оешкан елны туган Гөлкәй әби ниләр генә кичермәгән, ниләр генә күрмәгән. Үтә дә кызганыч балачагы аның. Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәреп, өч балага гомер биргән ана ул.

Район белән яшьтәш улРайон белән яшьтәш ул
Район белән яшьтәш ул


“Дөньяларга иминлек телим, күпме яшь гомерләр өзелә, аяклары йөргәннәр барыр җирләренә барсыннар, рәхәтләнеп яшәсеннәр,”– дип без барганда тәрәз каршында теләкләр теләп утыра иде ул.
Гөлкәй әби хакында 10 ел элек язган идем. Биш еллап чамасы аның күзләре күрми икән. Тәрәзәгә төбәп теләкләр теләгәндә мин аның сукыр икәнлеген хәтта аңламадым да. Минем кергәннне сизеп, оныклырының берсе дип кабул итте.
Бүген дә аның зићене шулкадәр ачык, барысын да белә, хәтерли. Тормышта нинди үзгәрешләр барганлыгы хакында да хәбәрдар.
Үз әтиемнең фамилиясе, исеме белән үсә алмадым, татар мохитендә гомер кичереп булмады, балам, дип үкенечен җиткерде ул аның хакында сораша башлагач.
...Гөлкәй әби Имән авылында туган. Әнисенең исеме Таћирә, ул Көмьязы авылыныкы булган. Әтисе армиягә китеп югала, аның хакында берни белми ул. Кызчыкка яшь ярым вакытта Имән авылында зур янгын чыга. Утыз өч гаилә урамда торып кала. Аларның өйләре дә яна. Яшәр урыннары булмагач әнисе аны зур әтиләренә калдырып туган авылына кайтып китә. Зур әтисе Нурислам заманына күрә хәлле кеше була, аның ике хатыны бар иде дип хәтерли Гөлкәй әби. Биш яше тулганда зур әтиләре аны Көмьязыга әнисе янына китереп куялар. Әнисе бераздан Лотфирахман исемле кешегә кияүгә чыга. Үги әтисенең исем –фамилиясе белән үсә дә инде Гөлкәй әби. Лотфирахман татар кешесе була. Ул Тозлыбын авылында эшләп йөри. Ул вакытларда биредә фермалар төзелә. Колхоз рәисе чакыруы буенча алар Тозлыбин авылына күчәргә карар итәләр. 1940нчы елда монда күчеп төпләндек , дип билгели ул. Әнисе белән үги әтисеннән туган балалар— Зөлфәт белән Фәрдүнәне дә шундый җылылык белән искә ала ул.
—Инәем балаларга 7-8 ай вакытта эшкә китте. Мин аларны карап үстердем, шулкадар аларны яраттым, —ди ул.
Бала чагы авыр вакытларга туры килгәнлектән аңа нибары 1 сыйныф белем алырга туры килә.
—Беренче сыйныфта латинча укыдык. Ә Тозлыбинга килгәч русча укыттылар. Мин ни русча, ни марича белмәгәч, укый алмадым. Ул вакыттта искиткеч юклык. Аякка, өскә кияргә кием юк.Шулкадәр авыр заманада үстем, яшәдем мин, —ди ул.
Колхозда урак уру, ашлык сугу, үгезләр карау—барысын да эшләгән ул.
Аскын ягында урман да кисә. Шул вакытта беренче мәхәббәтен Михаилны очрата. “Бер-беребезне шулкадәр яраттык, әмма бергә булмадык,” — ди ул. Гөлкәй әнисен, энесен җәлләп туган авылына кайтып китә.
Кайтып киткәч кенә йөкле икәнлеген аңлый. Михаил берничә тапкыр ялынып килә, әмма ул бармый. Шуннан аның беренче нарасые— улы Радик дөньяга килә.
Берездан ул Тозлыбыин авылы егете Зарифҗан Сәлимҗан улына кияүгә чыга. Аларның уллары Закирҗан ћәм Рәйсә дәньяга килә. Балалары үзләре күптән инде зур әти ћәм зур әниләр.
Өлкән улы Радик кызганыч, авырып вафат була. Ул Кыйгасы авылында гомер кичергән. Улы Закирҗан авылда төпләнеп калган. Кызы Рәйсә Мишкә авылында гомер кичерә.
Гөлкәй әби егерме өч ел ветлечебницада идән юучы булып хаклы ялга туктый. Тормыш иптәше белән бергәләп шул оешмада эшлиләр. Бүген Гөлкәй әбине оныгы Анфиса карый. Ул гаиләсе белән зур әнисе нигезендә йорт салып чыккан.
—Мин бала чактан каникул вакытларында гел зур әнием янында булдым. Кечкенәдән төрле догаларны өйрәтте ул безгә. Зур әниебез үз өендә яши, күзләре күрмәсә дә безнең өйгә кадәр үзе керә. Үз өендә ул өйрәнгән инде, аның ћәр тактасын, ћәр бүрәнәсен белә. Аны үз мохитеннән тартып алсак, яхшы булмас. Үзебез ике ара йөреп яшибез. Кызым аны мунчада юындыра. Ул барысын да белә, ћава суларга да тышка чыга, —ди оныгы Анфиса.
Әбинең күзе күрмәсә дә өсте– башы пөхтә. Яшәгән өе чиста. Без баргач аны итәкләп яңа йортка алып чыктылар. Алтыннарым, бәбиләрем, дип ул туруннарын яратты. Туксан биш яшьтә аларның ћәрберсен исемләп әйтүе аптыратты хәтта. Алар арасындагы шундый җылылыкны күреп шатландык.
Гөлкәй әби сикәлтәле тормыш юлы узса да аның дәвамчылары бар. Җиде оныгы, 19 туруны. Бүген ул якын кешеләре янәшәсендә. Гасырга якын тарихны ул үзе кичергән.
Районга ћәм Гөлкәй әбигә 100 яшь тулганда да аның хакында язарга сүз куешып таралыштык. Амин, шулай гына була күрсен. Илләр тыныч булып, барыбыз да сау-сәламәт булыйк, дуслар!
Рифина НИГАМӘЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас