Новости
22 август 2025, 16:28

Районга 95 ел тулганда мактаулы исем бирелде

Районга 95 ел тулган көнне Көнтүгеш авылыннан Ләбиб Галәветдиновка “Балтач районының “Почётлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.

Районга 95 ел тулганда мактаулы исем бирелдеРайонга 95 ел тулганда мактаулы исем бирелде
Районга 95 ел тулганда мактаулы исем бирелде

Туган җиребезнең лаеклы ул һәм кызларына, районыбыз, республикабыз тарихында тирән эз калдырган, аның үсешенә зур өлеш керткән балтачлыларга 2003нче елдан башлап “Балтач районының Почётлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә.
Районыбызның шундый матур юбилеенда җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Ләбиб Шәмсетдин улы мондый югары исемгә лаеклы кеше ул.

Котлыйбыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас