Новости
21 август 2025, 14:49

Яңа уку елына яңа бурычлар

Тиздән яңа уку елы башлана. Үткәннәргә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору белән мөһим чор ул. Кимчелекләр, җитешсезлекләр өстендә эшләү, ирешелгән уңышларны барлау вакыты җитте. Яңа уку елы алдыннан район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар ХИСМӘТОВ белән әңгәмә кордык.

Яңа уку елына яңа бурычларЯңа уку елына яңа бурычлар
Яңа уку елына яңа бурычлар
 —Айдар Рәлиф улы, сүзебезне районның мәгариф өлкәсе турындагы мәгълүматлардан башлыйк әле... 
— Бүгенге көндә  районда 14 гомуми белем бирү мәктәбе, 16 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм 2 өстәмә белем бирү тучреждениесе эшли.
 Чираттагы уку елында 1896 бала парта артына утырачак, узган уку елында 2027 укучы белем алган  иде.  Алар арасында 147 бала мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап керәчәк, (узган уку елында 162 бала беренче сыйныфка укырга барган иде), 220  укучы—  9нчы сыйныфка һәм  43 укучы  11 сыйныфка  укырга киләчәк.
 
— Район мәгариф системасында кадрлар мәсьләсе ничек тора?
—   Әлеге вакытта математика, физика, информатика, чит телләр укытучылары һәм  тренер-укытучы вакансияләре бар.
Кадрлар җитешмәү проблемасы пенсия яшендәге укытучыларны эшкә җәлеп итү юлы белән хәл ителә. Булган вакансияләр агымдагы елда ябылачак мәгариф оешмалары педагогларына да тәкъдим ителде. Ләкин максатчан килешүләр төзегәндә генә кардиналь карар кабул итеп  була. 2023 елда —өч, 2024нче елда максатчан уку өчен бер  килешү төзелгән. Быелгы елда  максатчан килешүләр юк. «Земство укытучысы» программасы кысаларында быел Югары Карыш урта мәктәбенә  рус теле һәм әдәбияты укытучысы эшкә кайтты. Бу юнәлештә башкарасы эшләр күп, киләчәктә алар дәвам ителәчәк.
— Белем алу белән тәрбия аерылгысыз. Тәрбия һәр эшнең үзәге. Бу юнәлештә нинди эшләр  башкарыла?
  —Тәрбия эше чикләрендә район укучылары барлык федераль һәм төбәк проектларында актив катнашалар. Бүгенге көндә мәктәпләрдә «Башкортстан пионерлары» оешмалары, яшь инспекторлар отрядлары, яшь армия отрядлары эшли. Барлык мәктәпләрдә театрлар оештырылды,  аларның һәммәсе дә федераль реестрга кертелгән. Белем бирү учакларында паспортлаштырылган 10 музей эшли. Дүрт белем бирү  оешмаларында шаймуратовчылар сыйныфлары булдырылды. Түбән Иванай  урта мәктәбендә дә мондый сыйныфны ачу планлаштырыла.
— Имтиханнар иң четерекле сорау. Быел бердәм дәүләт имтиханнары ничек узды? Нәтиҗәләр канәгатьләнерлекме?
— Узган уку  елында 67 чыгарылыш сыйныф укучысы— БДИ формасында (ЕГЭ) имтихан, 192 чыгарылыш сыйныф укучысы— төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) , төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт чыгарылыш экзамены (ГВЭ) формасында 32 укучы тапшырды. Имтиханнар гамәлдәге норматив актлар нигезендә үткәрелде, имтихан үткәрү процедурасында хокук бозулар ачыкланмады.
БДИ нәтиҗәләре буенча имтиханнарны югары балларга бирүче укучылар булуы сөендерә.  Рус теле буенча— 11 , профильле математикадан —3, химиядән — 5, информатикадан — 2, физикадан — 1, биологиядән — 3, инглиз теленнән —1 укучылар югары балларга имтиханнарны тапшырдылар.  Алынган нәтиҗәләр укучыларга теләгән уку йортларына укырга керергә мөмкинлек бирде. 
2024нче елда 11 сыйныфны тәмамлаучыларның 55 чыгарылыш укучысыннан  48е  югары уку йортларына  керде.  Аларның 27-се республикабызның югары уку йортларында укуларын дәвам итте.
2025нче елда уку йортларына керү кампаниясе әле дәвам итә, нәтиҗәләр бераз соңрак ясалачак.
— Бүген мәгариф системасы алдында нинди җитди проблемалар тора? 
— Балалар санының кискен кимүе белем бирү оешмалары алдында торган төп мәсьәлә. Ул проблема башкаларны да үз артыннан тарта.  Моңа бәйле финанслау, мәгариф оешмалары челтәрен саклау һәм үстерү проблемалары арта. Район буенча халык санының кимүе күзәтелә. Авылларда балалар саны азая. Кызганыч, быел Көндәшле, Асавка, Курач авылларындагы мәктәпләр ябылачак. Әлеге тенденция якындагы елларда дәвам итәчәк, бу мәгариф оешмалары челтәрен кыскартуга  китерәчәк.
Тугызынчы сыйныфтан соң балаларның эшче һөнәр алу өчен төрле колледжларга укырга китүе дә укучыларның гомуми санының кимүенә китерә. Югары белем алырга сәләтле балаларны ачыклауны— төп бурычыларыбызның берсе дип саныйбыз. 
 
Кыенлыкларга карамастан, мәгариф оешмаларын үстерү дәвам итә. «Иң яхшысы— балаларга» милли проекты кысаларында предмет кабинетлары яңартылды. Быел технология һәм хәвефсезлек нигезләре кабинетлары өчен 2 миллион  сумнан артык күләмдә җиһазлар кайтарылды. Мәктәп автобуслары базасы яңартыла. Быел район мәктәпләренә өч яңа автобус кайтарылачак. 
Түбән Сикияз урта мәктәбенең котельные түбәсен ремонтлауга муниципаль бюджеттан акчалар бүленде.  Яңа уку елына эшләр тәмамланачак. Гомумән алганда, мәгариф район үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, шуның өчен без республика, район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерәбез.
—   Районның мәгариф системасы нинди юнәлешкә ныграк игътибарын юнәлтәчәк? 
— Профориентация эшләре—  мәгариф системасы алып барган төп юнәлешләрнең берсе булачак. Һөнәр  сайлау — җитди мәсьәлә. Аны дөрес сайлау үтә дә мөһим, күпчелек очракта кешенең алдагы язмышы шуңа бәйле. Бу юнәлештә безнең районда күп эшләр башкарылган. Мәсәлән, Түбән Сикияз урта мәктәбендә 2023 елдан алып  агротехнологик сыйныф эшләп килә. Район үзәгенең 1 һәм  2 санлы урта  мәктәпләрендә һәм Түбән Иванай  мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар булдыру турында килешүләр төзелде. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә кадет сыйныфы булдыру планлаштырыла.
Эшебезнең тагын бер юнәлеше — укучыларның сәләтен иртә ачыклау һәм аларны үстерү. Сәләтле балалар белән эшләү системасы турында сөйләгәндә, бу эшне укытуның башлангыч баскычыннан, хәтта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән ук башларга кирәклегенә игътибарны юнәлтәсе килә. Югары үсешкә ия булган укучыларны иртә ачыклау эш барышында аларның төрле конкурсларда, викториналарда, олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашуын оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге бурычны хәл итүгә юнәлтелгән чараларның берсе - Бөтенрусия  олимпиадалары. 
Укучыларыбызның уңышларына без дә сөенәбез. 2024-2025 уку елында  Штәнде урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призёры һәм татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призёры булды.  Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Регина Минисламова һәм  Югары Карыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Элиза Ханнановалар татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призёрлары булдылар.
Шушы юнәлештә эшне көчәйтү максатыннан 12 укытучы арасыннан муниципаль тренерлар сайлап алынды. Иң сәләтле укучыларны сайлап алу үткәреләчәк, дәресләр офлайн һәм онлайн форматларда узачак. "Аврора" һәм "Сириус" үзәкләре белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек, шул исәптән курсларда, профиль сменаларында катнашу һәм башкалар планлаштырыла. 
Үсеп килүче буынга ата-ана, тирә-яктагылар нинди кыйммәтләр сала,  мәктәп балаларга нинди белем һәм тәрбия бирә— болар барысы да җәмгыять үсеше һәм илебезнең киләчәген формалаштыруда  зур роль уйный. Безнең укытучыларыбыз дәүләт әһәмиятендәге куелган бурычларны намус белән үтәрләренә мин ышанам.
Рифина ГАЛИЕВА язып алды.
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас