Новости
18 Августа 2025, 10:22

Үсмерне наркотиклар сату бизнесына җәлеп иткәннәр

Җиңел  генә акча эшләүгә яшьләр алдана шул...

Үсмерне наркотиклар сату бизнесына җәлеп иткәннәрҮсмерне наркотиклар сату бизнесына җәлеп иткәннәр
Үсмерне наркотиклар сату бизнесына җәлеп иткәннәр

Стәрлетамак шәһәрендә туып-үскән 18 яшьлек егеткә аеруча зур күләмдә наркотиклар сатуга омтылганы өчен хөкем карары чыгарганнар.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел гыйнвар аенда фигурант, балигъ булмаган килеш, интернет аша наркотикларны бергәләп сату турында килешкән. Мартта ул җинаятьтәшеннән яшерен урыннар аша сату өчен тыелган матдәләр партиясенең кайда булуы турында мәгълүмат алган. Иглин районының урман массивындагы “Журавушка” бакчачылык ширкәтендә күрсәтелгән урынга килеп җиткәч, егет полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Шәхси тикшерү вакытында аңардан язышу координатлары булган кесә телефонын тартып алганнар, анда хокук саклаучылар 0,5 кг диярлек синтетик наркотик матдә тапканнар.

Хөкем ителүченең фатирындагы тентү вакытында шулай ук массасы 12 граммнан артык булган синтетик наркотик белән 25 төргәк һәм полимер банкада 12 грамм наркотик  табылган.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте. Арытаба 4 ел гомерен ул гомум режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

  Егеткә шулай ук 50 мең сум күләмдә штраф билгеләнгән.

Наркотиклар белән тәэмин итүчегә карата җинаять эше материаллары аерым производствога бүленгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас