

Ватсап, Телеграм кулланучылар ишеткәндер инде, соңгы арада МАХ мессенджерлары турында күп сөйлиләр. Соңгы көннәрдә ватсап аша шалтыратулар да я начар эшли, я бөтенләй эшләми башлады дип зарланучылар булды. МАХ инде эшли башлады, күпләр тиздән шуңа күчәргә туры киләчәк дип сөйләнәләр иде. МАХ-ның үзенчәлеге – ул дәүләт мессенджеры һәм аның өстендә эшләүчеләр ул мошенниклардан якланган булачак дип вәгъдә иткән иде. Тик аферистлар белгечләрдән елгыррак булып чыккан. Алар үзләрен МАХ мессенджеры хезмәткәрләре дип таныштыра да, “активация защиты” кирәк дип, корбаннарыннан “Госуслуги” кодларын сорап ала. Шул рәвешле алар кешеләрнең “Госуслуги” аккаунтына керә.
Кыскасы, халыкны мошенниклардан бары тик аек акыл гына коткарыр инде...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.