

15 август – талантлы җырчы, “Кино” төркеменең легендар солисты Виктор Цойның вафат булган көне. Җырчының иҗатын яратучылар өчен бу дата – зур кайгы. Әмма легенданы онытмаган, аның җырларын бүген дә яратып тыңлаучылар бар.
Шушы көнне Сәйтәк авылы клубында Виктор Цойны искә алу кичәсе узды. Җырчының чын фанаты, талантлы башкаручы Динар Мозафаровның сольный концерты тамашачыларны яшьлек елларына алып кайтты.
Ике сәгать дәвамында танылган рок-музыкантның иҗатын сөючеләр үз вакытында хит булган җырларны тыңладылар. Динар Мозафаров оста башкаруы белән генә түгел, ә җырлар арасында Виктор Цойның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп тә тамашачыларны сокландырды.
Кичәнең алып баручысы Рузилә Сафина исә Цой турында бик аз кеше белгән кызыклы фактлар белән уртаклашты. Мәсәлән, һөнәре буенча Виктор Цой агачка уеп ясаучы булган икән.
Сәйтәк авылы клубында җыелган тамашачылар Виктор Цойның җырларын яратуын, аның иҗатын хөрмәт итүен күрсәтте. Концертны оештыручыларга зур рәхмәт белдереп, Динар Мозафаровка алга таба да иҗади уңышлар теләделәр. Виктор Цойның җырлары мәңге яшәсен!