Новости
15 август 2025, 10:06

Законга яңа үзгәрешләр керә

1 сентябрьдән «Башкортстан Республикасында тонусны күтәрүче алкогольсез эчемлекләр (шул исәптән энергетиклар) сатуны тыю турында»гы законга үзгәрешләр үз көченә керә.

Законга яңа үзгәрешләр керәЗаконга яңа үзгәрешләр керә
Законга яңа үзгәрешләр керә

 

Мәктәпләрдә һәм театрларда алкогольсез энергетикларны сатуны тыю турында республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтае матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башкортстанда алкогольсез энергетикларны балаларга сатуны тыю турындагы Федераль закон гамәлдә инде. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, хастаханәләрдә һәм театрларда, физкультура һәм спорт учреждениеләрендә мондый эчемлекләрне сату урыннарын чикләү турында республика законы гамәлгә керә.

Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев аңлатканча, ике закон да тонус бирүче, көч кертүче эчемлекләргә генә кагыла. Көч кертүче компонентлар сыйфатында кофеин һәм гуарана, женьшень, лимон кебек кайбер үсемлекләрнең экстрактлары кулланыла.

Табигый эчемлекләргә — кымыз һәм кваска килгәндә исә, алар алкогольсез энергетикларга керми һәм рәхәтләнеп эчәргә була.

Автор:
Читайте нас