

Соңгы елларда танышларым арасында Чуртанлыкүл авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы, чәчәкләр үстерү остасы Римма Рәшит кызы Гәрәева турында сөйләүчеләр күп булды. Читтән торып бу ханымның бәрәңге бакчасын да гөл-бакчага әйләндерүе, георгинның гына 123 төрен, бик күп лилияләр үстерүен белә идем. Үзе белән күрешү быел гына насыйп булды.
Районда узачак “Иң төзек йорт” бәйгесе алдыннан Түбән Карыш авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Рита Хәҗимәрданова озатуында без Чуртанлыкүл авылына барып җиттек.
Үтә дә тыйнак кеше булып чыкты хуҗабикә. Үзен гәзиткә язарга теләвебезне ишеткәч, тәүдә риза да булмады. Үзе яшәгән авыл биләмәсен яклап район бәйгесендә катнашырга да авырлык белән күндергән аны авылдашлары. Чөнки Римма апаның бу шөгыле аның яшәү рәвешенә әйләнгән һәм бу мавыгуы тормышының аерылгысыз өлеше хәзер.
Аның йортында нинди генә гөлләр юк?!
—Георгинның 123 төрен үстердем, лилияләрем 103 төрле иде. Узган елгы салкыннар харап итте. Тулы плантация чәчәкләрем салкыннарда өтелгәч, быел бакчама бәрәңге утырттым. Анда флокслар һәм камышсыман лилияләрем калды, — дип үзенең мавыгулары белән таныштыра башлады безне.
Яңалыкларга омтыла ул. Аллы – гөлле розаларына иптәшкә быел җиде төп штамбовый розалар алып кайткан. Алар беренче бутоннарын чыгарган да инде.
Гортензияләре дә кулын яраткан хуҗабикәнең. Купшы чәчәкләре белән сөендереп утыралар. Ә монда петунияләр! Аларның ниндие генә юк?! Алиссум, колеуслар, каллыларның уннан артык төре “Безне дә күрегез!” — дип утыралар.
Асылмалы канәферләр, кына, тамчы гөлләр, бегония, яран гөлләре — барысы да тәртип белән утыртылган, һәммәсенең үз урыны бар.
Ә менә ике төрле бегониясе чын мәгънәдә хәйран итте безне.
Белликония Эйприкот Блаш - ампель бегониясенең яңа төре икән. Яздан көз ахырына кадәр өзлексез чәчәк ата, 30-40 сантиметр озынлыктагы, ачык яшел яфраклы һәм 8-10 сантиметр диаметрлы искиткеч чәчәкләр каскадлары булган, бегония өчен гадәти булмаган киртләч формалы озын, асылынып торган нәфис, салынып төшүче бәбәкләр хасил иткән гөл. Белликонияләр тиз үсә, бүлбе ясамый, сабагын кисү юлы белән үрчи икәнен Римма Рәшит кызыннан ишетеп белдем.
Утыз биш сутый җир мәйданын карап, тәрбияләп гөл-бакчага әйләндерү һәм шул тәртипне еллар буе тоту ансат эш түгел. Җәйләргә алмашка килгән салкын көз, кыш айларында бу кадәр гүзәллекне җыярга, урнаштырырга да кирәк.
—Баштагы елларда тамырларын казып алып базга кертә идем. Хәзер иркен итеп гараж төзеттем. Астына кар базы ясаттым. Шунда урнаштырам, — диде.
Мине Римма ханымның матур шөгыле кайдан башлангыч алуы да кызыксындырды.
—Ой, — диде ул. Һәм үзенең кичерешләрен уртаклашты:
— Гаиләбез белән Себердә яшәдек без. Әнинең вафатыннан соң йортны ташламадык. Пенсиягә чыккач та, кышка яшәгән җиребезгә барып эшләп яшәп, җәйләрен авылга кайтып йөредек. Егерме өч яшендә бердәнбер улымны югалтканнан соң шәһәрдә яши алмадым. Кайгыдан акылдан язар дәрәҗәгә җиттем һәм эшемнән җибәрүләрен сорап гариза яздым. Шунда иң якын ахирәтем үзенең акыллы киңәшен бирде: “Римма, яраткан шөгыль тап. Начар юлга баса күрмә. Күңелеңә яткан мавыгу барын да оныттыра, авыр кичерешләрне тарата...” Аның киңәшен тотып кайтып яши башладым. Күп тә үтмәде, иптәшем дә вафат булды...
Бар булмышы белән бакча үстерә, йорт-курасын яңарта, тергезә башлый ул. Өен курчак өе кебек итеп ремонтлата. Сарай, утын абзарын сүтеп читкә чыгара, урыннарын чәчәкләр түтәле ясый. Зур мәйданда тәртип, матурлык булдыру күп көч таләп итә. Римма Рәшит кызына читтә яшәгән туганнары кайтканда ярдәмләшә. Ә күпчелек эшне үзе башкара.
—Кызлар! Әгәр дә теләгегез бар икән, иренмәгез, чәчәкләр үстерегез. Чәчәкләр үстерү — үзе бер юаныч ул. Чыгып шуларга карасаң, кайгылар онытыла. Кайгы кичергән кешеләргә бигрәк тә моны алга алырга кирәк дип саныйм. Яраткан шөгылем миңа үз-үземә бикләнеп, авыр кичерешләрне яңартып елап утырырга форсат бирми. Тормыш, яшәү дәвам итә! — дип үзенең акыллы киңәшләрен дә җиткерде Римма Рәшит кызы.