Новости
2 август 2025, 16:36

Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда

Бүген “Патриот” хәрби-патриотик паркында Һава-десант гаскәрләре көненә 95 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

Балтачлылар – “Геройлар узышы”ндаБалтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда

Бүген “Патриот” хәрби-патриотик паркында Һава-десант гаскәрләре көненә 95 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

Балалар һәм өлкәннәр өчен тематик зоналар күплегенә вакыйганы рәсми булмаган рәвештә “десант-бәйрәм” дип атарга мөмкин. Кунаклар иртәдән үк “Геройлар узышы” экстремаль йөгерешендә катнаша, эзләү отрядлары күргәзмәләрен карый, парашют челтәрләре һәм беләзекләр үрү, авиамодель ясау, беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-классларда катнаштылар.

“Геройлар узышы” – ВДВ көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгаларының берсе булды. Биредә легендар Һава-десант гаскәрләренең 95 еллык юбилее уңаеннан Башкортстанның барлык районнарыннан командалар каршылыклар трассасына чыкты.

50дән артык команда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтте. Йөгерү инструкторлары буларак, титуллы спортчылар – Башкортстан һәм Русия чемпионнары ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучылар өчен мәҗбүри разминка үткәрде.

Уникаль каршылыклардан торган трассада балтачлылар да үзләрен сынап, лаеклы чыгыш ясадылар. Аларга биек стенага үрмәләргә, авыш коймалар, чәнечкеле тимерчыбыклар, канатлар, траншеялар, җир асты тоннельләре һәм башка каршылыклар аша үтәргә кирәк иде.

“Геройлар узышы”нда катнашкан балтачлылар үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты. Алар әйтүенчә, трасса бик авыр булган: “Бу чыннан да безнең көчебезне сынады. Иң мөһиме - бердәм команда булып эшләдек, бер-беребезгә булыштык. Җиңүгә ирешмәсәк тә, бик канәгать калдык!”

Балтачлылар киләчәктә дә мондый ярышларда катнашырга әзер булуларын белдерделәр. Алар өчен “Геройлар узышы” көч сынау гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм үз илеңә карата горурлык хисе дә булды.

Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Балтачлылар – “Геройлар узышы”нда
Автор:
Читайте нас