

Әбҗәлил районының Давыт авылында кичә фаҗигале вакыйга теркәлгән.
Вакыйганың нечкәлекләре ачыкланган: бер ир йорты тирәсендәге такталарны янгынга каршы махсус сыекча белән буяган. Көтү вакытында сыерлар шушы буялган такталарны килеп ялаган, күрәсең. Нәтиҗәдә, хайваннар агуланып үлгәннәр.
Әлеге мәгълүматны урындагы полиция бүлегендә дә раслаганнар. Хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү эше башлаган.