Новости
24 июль 2025, 11:30

Спонсор туган авылы музеенда булды

Богдан авылында  «Себер тракты тарихы» музее ишекләрен күптән түгел ачкан иде. Аны сафка бастыруда   тәүгеләрләрдән булып матди ярдәм күрсәткән Ришат Шамратов   бүген  музейда булды.

Спонсор туган авылы музеенда булдыСпонсор туган авылы музеенда булды
Спонсор туган авылы музеенда булды

Богдан авылындагы  «Себер тракты тарихы» музеен булдыруда  авыл халкы, шул җирлектә яшәгән кешеләр зур тырышлык салган.  Байтак эшләр башкарылган, алда тагын да күп эзләнүләр көтә. Энтузиастларның уйларын тормышка ашыру өчен  материаль чыгымнар да таләп ителә.  Музей директоры Миләүшә Нәбиева  чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. “Музей булдыруда сезнең өлешегез зурдан, иң беренче булып матди ярдәм күрсәткән кеше сез. Сезгә мөрәҗәгать итү белән үтенечебезне кире какмадыгыз. “— диде ул.

Ришат Мәүлитҗан  улы үзе белем алган мәктәп белән  бәйле хатирәләрен яңартты. Һәр бүлмәне тәүдә үзе укыган мәктәп буларак карап чыкты. Шук чаклар, мәктәп еллары, дуслары белән бәйле хатирәләре күп аның. Ерак тарафларда яшәсә дә ул барысын да яхшы хәтерли. Бала чагы матур истәлекләргә бай  булган.

Музей директоры Миләүшә Нәбиева  экспонатлар белән таныштырды. Фотоальбомнар  каралды. Каторжан юлы  турында мәгълүматлар сөйләде. Экспонатлар белән таныштырып, аларны кем китергәнен сөйләде.  Ришат Шамратов исә музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карады. Көндәлек тормыштагы әйберләр аны аеруча кызыксындырды. Ни дисәң дә авыл малае бит ул. Кечкенә вакытта гөбе белән май язулар, кул тегермәнендә  он тарттырулар турында балачак хатирәләр яңартылды. Көнҗәлә белән җеп эрләгән зур әниләрен  дә искә алдылар.

 Ришат Шамратов озак еллар чит тарафларда  яшәсә дә, туган авылы һәм авылдашлары язмышына битараф булмаган кеше булып кала. Үз үрнәгендә, үз эшләре белән моны исбатлый ул.

Рифина Галиева.

Автор фотосы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас