Новости
23 июль 2025, 11:36

Эльмира Галләмшина өчен һәр клиент кадерле

Эльмира һәм Руслан Галләмшиннарны районда гына түгел, күрше Тәтешле, Аскын, Борай районнарында яшәүче водительләр дә яхшы белә. Руслан Хәлимулла улы белән бергә башлаган эшне бүген Эльмира Махиян кызы лаеклы дәвам итә.

Эльмира Галләмшина  өчен һәр клиент кадерлеЭльмира Галләмшина  өчен һәр клиент кадерле
Эльмира Галләмшина өчен һәр клиент кадерле

Эльмира Махиян кызы банк системасыннан китәргә мәҗбүр булгач, үзләренең гаилә  эшләрен җәелдерәләр. Автосервис янына магазин һәм башка корылмалар төзиләр. Бүген ул  аягында ныклы басып торучы эшкуар. Аның кулы астында 4 кеше эшли. Машиналар ремонтлау һәм төзәтү белән Динарис Хәбибуллин, Илгиз Мусакаев, Финат Халиуллиннар шөгыльләнә. Ильмира  Галимарданова сатучы булып озак еллар эшли.

-Русланымның клиентлары әле дә бездә. Бик оста куллы кеше иде. Үзенең белгәннәрен барысын да кулы астында эшләүче егетләренә өйрәтеп калдырды. Эшләвегез минем өчен булса да, өйрәнүегез үзегез өчен дия торган иде, —ди Эльмира Махиян кызы.

Аларның магазиныннан, автосервистан кеше өзелми. Районда яшәүчеләр белән бергә ерак сәфәрдән кайтучылар да үз үтенече белән бирегә юллана. Халык өчен уңайлы урында урнашуы бер яктан отышлы булса, биредә эшләүчеләрнең намус белән үз эшен башкарулары һәр клиентка игътибарлы булулары белән алар халык белән ныклы элемтә булдырган.

Без  булган көнне дә магазинда, автосервиста эш  “кайный” иде. Берәүләр машина төзәтергә килсә, икенчеләре алмаш өлеш эзләп бирегә юллана. Эльмира Махиян кызы һәрберсен җентекләп тыңлый. Булмаганын алып кайтырга  дип дәфтәренә язып куя. Берсен дә игътибарсыз калдырмый ул.

-Клиент җыю авыр, ә аны югалтырга бер сүз җитә. Шунлыктан һәр кеше минем өчен кадерле. Күфелемдә никадәр генә кыенлык булмасын, аны сатып алучыга күрсәтмим.Синең проблемаң аңа кирәкми. Өйдәгесе— өйдә, эштәгесе эштә булырга  тиеш, дип үземнең хезмәткәрләремә дә  өйрәтәм. Кешеләр алдында елмаеп басып торырга тиешсең. Мин ике яктан да туганнарымның ярдәмен,  игътибарын тояп эшлим, —ди ул.

 Район үзәгендә тәүгеләрдән булып бу юнәлештә эш башлаган Галләмшиннарга бүген конкурентлар да шактый. Алар  арта гына бара. Бу хәлгә дә да аның үз карашы, үз фикере бар.

-Аларга мин конкурент, көндәш итеп карамыйм. Алар минем партнерларым. Конкурентлар булган очракта гына кеше нәтиҗәлерәк, яхшырак эшләргә тырышачак. Алар  сыйфатлы эшкә стимул бирә. Әдибә Назмутдинова, Алмаз Мөхәмәдиев, Алмаз Габитовлар белән аралашып эшлибез.  Һәркемнең үз клиенты. Без өлгерә алмаган вакытларда аларга барыгыз әле дип җибәргән чакларым да була, —ди Эльмира Галләмшина.

Эшне оештыру, кешеләр белән мөгәмалә урнаштыру өчен Эльмира ханымның укуы, белеме,  тормыш тәҗрибәсе ярдәм итсә, машиналарның һәр алмаш өлеше  турында шулкадәр барысын да белүе мине, хатын-кыз буларак, аптырата.

-Мин бит шофёр кызы. Бәләкәйдән техника янында үстем.  Йорт  хуҗабикәләре әзерләү дәресләренә керми, машина өйрәнү дәресләренә бара идем. Кечкенәдән кызыксынуым көчле иде. Тормышка чыккач Русланым белән гел бергә  булдык.  Тормыш өйрәтте, —ди көчле рухлы, максатчан райондашыбыз.

Водительләрнең уң кулы, алыштыргысыз ярдәмчесе  ул Эльмира Галләмшина.

 Рифина ГАЛИЕВА.

Автор фотосы.         

Эльмира Галләмшина  өчен һәр клиент кадерле
Эльмира Галләмшина өчен һәр клиент кадерле
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас