

—Су янында уңайлы һәм куркынычсыз ял итү урыны булдыру — ял итүчеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү өчен мөһим бурыч. Пляж барлык кирәкле таләпләргә туры килсен өчен, грунтны тикшерү һәм су сыйфатын анализлауны да кертеп, берничә төрле чара үткәрелә, — ди БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарга каршы профилактик эшләр алып баручы инструкторы Ришат Хиҗәпов.
Пляж ачылыр алдыннан водолазлар сулык төбендәге грунтны тикшерәләр. Бу коену куркынычсызлыгын бәяләү һәм су асты рельефы үзгәрү кебек мөмкин булган куркынычларны булдырмау өчен кирәк. Санитария-эпидемиология станциясе белгечләре аның сыйфатын анализлау өчен су пробалары алалар. Тикшерү нәтиҗәләре суның билгеләнгән нормаларга һәм стандартларга туры килүен билгеләү һәм ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Район территориясендәге ял итү урыннарында булган кешеләр күз алдына китерә ала, буаларның һәм ял итү зонасының территориясе төзекләндерелгән һәм моны тагын да яхшырту өстендә эш алып барыла.
Әйе, тикшерүләрдән тыш, пляжны төзү, булдыруның мөһим һәм тиешле аспекты булып аны төзекләндерү тора. Территориядә уңайлы ял итү өчен барлык уңайлыклар да каралырга тиеш: махсус хезмәткәрнең эш урыны өчен башня, коткару җиһазлары (шул исәптән көймә), бәдрәф, душ өчен кабиналар, чүп җыю өчен контейнерлар, чатырлар, мангаллар, эскәмия, өстәлләр һәм инфраструктураның башка элементлары. Мондый җиһазлар пляжда булуны уңайлырак итү белән бергә, территориядә чисталык һәм тәртип саклауга да ярдәм итә.
—Пляжларны төзекләндерүгә барлык таләпләрне үтәү — су янында куркынычсыз һәм күңелле ял итүнең нигезе. Ел саен грунтны тикшерү, суның сыйфатын анализлау һәм территорияне төзекләндерү ял итүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга һәм аларның сәламәтлеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Районда бу эшләргә тиешле игътибар бирелә, — ди район Хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Рудаль Вәлиев.
Ришат Нурихан улы һәм башка күзәтчелек органнары белгечләре таләпләр үтәлешенә даими тикшерүләр үткәрәләр һәм ачыкланган җитешсезлек, кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып баралар.
Җәйге яллар хәвефсез үтсен! Сулыклардагы иминлек иң элек анда ял итүчеләрнең үзләреннән торганын истән чыгармагыз!