Новости
17 июль 2025, 08:47

Тушкыр егете Самат Нәсимов – махсус хәрби операция герое

Балтач районының Тушкыр авылында туып-үскән сержант Самат Нәсимов махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән.

Тушкыр егете Самат Нәсимов – махсус хәрби операция героеТушкыр егете Самат Нәсимов – махсус хәрби операция герое
Тушкыр егете Самат Нәсимов – махсус хәрби операция герое

Балтач районының Тушкыр авылында туып-үскән сержант Самат Нәсимов махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән. Бу хакта илебезнең “Беренче канал”ыннан хәбәр иттеләр.

Ул бер төркем яугирләр белән берлектә ул дошманның өч терәк пунктын басып алуда катнашкан. Штурм операциясе барышында Самат шәхсән үзе дистәләгән дошманны юк иткән.

Самат Нәсимовка һәм аның батыр хезмәттәшләренә сәламәтлек, көч-куәт һәм җиңүләр телибез. Каһарман егетебез җиңү белән тизрәк туган якларына, гаилә кочагына исән-сау әйләнеп кайтсын!

Автор:
Читайте нас