Новости
16 июль 2025, 03:30

Бәхетле булуның 13 кагыйдәсе

Психология профессоры Гэри Т. Рекер болай дигән: “...бәхетле кешегә охшарга тырышыгыз!” Аның тормыш сыйфатын яхшырту һәм үзеңне бәхетлерәк итеп тою өчен булдырган 13 кагыйдәсе белән дә танышыйк.

Бәхетле булуның 13 кагыйдәсеБәхетле булуның 13 кагыйдәсе
Бәхетле булуның 13 кагыйдәсе

* Актив булыгыз һәм һәрвакыт ни дә булса эшләгез.
Күбрәк аралашыгыз. Башка кешеләр дә бәхет чыганагы була ала. Ә бәхетле кешеләр башкаларга караганда күпкә аралашучанрак.

* Эшләрегезне мөһим һәм мөһим булмаганнарга аерыгыз. Һәм күбрәк мөһим, мәгънәле эшләргә өстенлек бирегез. Бәхетле кеше үзенә ошаган, аңа шатлык китерә торган эшләргә өстенлек бирә.

* Таркау булмагыз. Планнарыгыз һәм максатларыгыз булсын.

* Хафаланмагыз һәм юкка борчылмагыз. Борчылуларның 90 проценты үз-үзен акламый һәм юкка булып чыга.

*. Артык өметләнүдән туктагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бәхетле кешеләрнең өмет-теләкләре ул кадәр зур булмый. Алар үзләренең нәрсәгә ирешә алуларын, үз мөмкинлекләрен яхшы белә.

* Бүгенге көн белән яшәгез.

* Рухи һәм тән сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

* Үзегездә юмор хисе һәм башкаларга карата дусларча мөнәсәбәт тәрбияләгез. Бәхетле кешеләр күбрәк һәм ешрак елмая.

* Үзегез булып калыгыз. Ирекле, ихлас булыгыз.

* Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләр турында күбрәк уйлагыз.

* Кире хис-тойгыларга бирелмәгез.

* Һәрнәрсәдән яхшылык эзләгез.


* Бәхетнең кадерен белегез!

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәгез һәм бәхетле булыгыз!

ВТ

Автор:
Читайте нас