Новости
15 июль 2025, 05:18

Туйга – 100 мең сум бүләк!

Татарстанда яшь парларга туй үткәрү өчен дәүләт казнасыннан 100шәр мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Туйга – 100 мең сум бүләк!Туйга – 100 мең сум бүләк!
Туйга – 100 мең сум бүләк!

Татарстанда гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән уникаль проект гамәлгә керде. 2025 ел ахырына кадәр Татарстанда яшь парларга туй үткәрүгә 100әр мең сумлык 80 грант бирергә планлаштыралар.  

Акчаларны 35 яшькә кадәрге яшь парлар алырга мөмкин, алар никахны Татарстан Республикасының ЗАГС органнарында теркәргә һәм гариза биргәнче кимендә өч ел биредә яшәргә тиешләр.

Грант акчаларын никах теркәү тантанасы өчен мәйданчыкны арендага алуга һәм бизәүгә, чараны музыкаль озатып баруга, артистларны чакыруга, туй костюмнары һәм киемнәр, полиграфия һәм сувенир продукциясе әзерләүгә һәм башка оештыру чыгымнарына тотарга мөмкин.

Автор:
Читайте нас