Новости
15 июль 2025, 05:51

Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел

Тормыш “бишле” билгесен куйган сабакташларым белән очрашудан яңа хис-тойгылар алып таралыштык.

Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 елИванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел

Иванай урта мәктәбен тәмамлауга утыз биш ел тулуын билгеләп сабакташлар очрашуына җыелырга булдык. Бүген Балтачта очрашу чараларын үткәрер өчен мөмкинлекләр, матур урыннар җитәрлек. Культуралы ял оештырырга теләсәң, глемпинг, кафе, буа буйларына рәхим ит. Үзара киңәшләшкән арада Югары Иванай авылында яшәүче сабакташыбыз Марс Байбулатовның тормыш иптәше Светлана Ильинична үзләренең йортында очрашырга тәкъдим итте. “Читкә чыгып күтәренеп, төянеп йөргәнче, йортта булырбыз. Рәхәтләнеп аралашырбыз. Көтәбез барыгызны да,” — диде.

1990 елда унбиш малай һәм кыз урта мәктәпне тәмамлап төрлебез төрле якларга таралышкан идек. Язмышлар төрлечә язылды. Бер сыйныфташыбыз, кызганыч, Дамир Галиаскаров арабызда юк инде. Узган елда СВО зонасында батырларча һәлак булды һәм туган авылы Югары Иванайга кайтарып җирләнде. Ул контракт төзеп хезмәткә юлланган иде...

Очрашуга ундүрт исән сабакташның тугызы кайтырга, килергә ризалык белдерде, мөмкинлек тапты. Билгеләнгән вакытка Байбулатовлар йортына җыелдык. Мария Янситова белән без Иске Балтачтан килеп җитүгә, “горизонт”та Тучыбайда төпләнгән Эльмира Минисламова, Югары Иванайда яшәгән Ульяна Калиахметова, Уфа шәһәреннән кайткан Марат Кильбахтин, Түбән Иванайдан Леонид Айдимиров, Людмила Ахтариева, Екатеринбургтан кайткан Роза Кугубаева күренде. Яраткан, барыбыз да хөрмәт иткән класс җитәкчебез Манефа Николаевна да килеп җитте!

Тамада Диана Григорьевна очрашу кичәсен башлап җибәрде. Сургут шәһәрендә педагог булып эшләгән белгеч мәктәп елларының иң истә калган мизгелләренә алып керде безне. Мәктәп директоры, завуч, техник хезмәткәр, хуҗалык мөдире — һәммәсен хәтерлибез: Иван Баймиев, Иван Калитов, Валя апа, Салима апа, Забира апаларны беребез дә онытмаган.

—Мәктәптә укыганда кайсы укытучыдан курка идегез? Өйгә бирелгән эшне күчерә идегезме? Кем иң күп “ике”ле ала иде? Дәрестән “кача” идегезме? Сезне директор кабинетына чакырганнары булдымы? Әйе икән, нәрсә өчен?

Класс җитәкчебезне кисәтергә дә онытмады тамада:

—Манефа Николаевна! Сез искә алып торыгыз, укучыларыгыз шаярталармы, әллә гел дөресен сөйлиләрме? Нәтиҗә ясарбыз.

Без, истәлекләргә бирелдек.

Күпләребез директор Иван Баймиевичтан курыккан икән. Кырыс кеше булып тоелганы, таләпчәнлеге өчен. Өйгә бирелгән эшне күчергән чаклар да бар иде. Аңлап эшләгән сабакташыбыздан алгебра биремнәрен аңлап күчерергә тырыштык. Иң күп “ике”ле билгесе алучыларны да хәтерли икән Эльмира.

—Марс, Дамир, Леонид укымыйлар, тырышмыйлар иде, — дип укуга исләре китмәгән малайларыбызның шуклыкларын искә төшерде.

Ә менә Ульянаның дәресләрдән кайтып киткәне онытылган. Аның каравы, Ульяна үзе ул мәлләрне бүгенгедәй хәтерли.

Директор кабинетына да чакырылган икән безнең сабакташлар.

Леонид Айдимировны тыңлыйк:

—Унынчы класста укыган чак. Мәктәпнең без белем алган иске бинасының тамбурындагы утны сүндереп тәнәфес вакытында кызларны шаяртып “яратып” чыркылдатабыз. Бер мәлне Иван Баймиевич күзенә чалындык. Ул “эшне” аңлады. Безне башка укучылар алдында тиргәде дә, алдагы дәрес тәмамлануга өчебезне (Леонид, Дамир, Марс) дирекциядә көтәчәген әйтте. Дәрес тәмамланды. Өчебез дә тезелешеп Иван Баймиевич кабинетына юлландык.

—Утырыгыз, — дип безгә утырырга кушты. Мин аптырадым. Без, тәртип бозган малайларга, утырырга тәкъдим итте. Директор кеше!

Аннары сөйли башлады: “Малайлар! Сезне башка балалар алдында әрләгәнем өчен гафу үтенәм. Әгәр дә арада үзегезгә ошаган кыз бар икән, аны клубка чакырып очрашыгыз. Мәктәптә хисләрегезне белдереп бармагыз”, — дип чыгарды.

Ә “икеле” билгеләренә килгәндә, мин алдыма тракторчы булам дигән максат куйдым да, уку белән үземне артык интектермәдем. Армия хезмәтеннән соң себер тарафларына йөреп эшли башладым. Әле дә дәвам итәм, — диде авылда зур йорт тергезеп чыккан, өч бала әтисе, авылдашлары арасында абруйлы Леонид.

—Ә мин бу хакта класс җитәкчесе булып та ишетмәгән идем... — диде бераз аптыраган кыяфәттә Манефа Николаевна, Леонидны тыңлап бетергәч. Һәм тамадага борылып нәтиҗә ясады:

—Укучыларым гел дөресен сөйлиләр. Алар берсе дә ялганлый белми. Кадерле укучыларым! Мин сезнең барыгызны да яратам! Барыгызны да кочагыма алам! — дип колачын җәеп бездән канәгать булуын белдерде һәм үзенең нәсыйхатен җиткерде:

- Киләчәктә дә бергә булыгыз. Шатлыкта да, авыр чакларыгызда да бер-берегезне чит итмәгез!

Ә тамада чираттагы сорауны бирде:

—Ә сез тәнәфес вакытында нәрсә белән шөгыльләнә идегез?

Җаваплар яңгырады:

—Коридорда шахмат уйный идек.

—Домино суга идек.

—Шашкы өстәле артына утыра идек.

— Теннис уйный идек.

—Бии идек...

Коридорда укучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде. Сыйныфташыбыз Эдуард Минелгалиев (ул Екатеринбургта яши, очрашуга кайта алмады) кулына гармунын алып уйнап җибәрүгә... коридор идәннәрен дер селкетеп “аркан” биюенә төшә иде сабакташлар. Аларга укытучылар да кушыла иде.

Бию дигәннән, сез безнең белән белем алган Марс белән Леонидның биегәнен күрсәгез!? Гәүдәләрен төз тотып тыныч кына хәрәкәтләр ярдәмендә тыпырдатып биеп китсәләр, аларга сокланмый тамаша кылырмын димә!

Тәнәфескә чыккач та Леонид белән аның бирелеп биюе турында кыска әңгәмә корып алдык.

—Мин бит әле дә вахтадан кайткач, җомга көннәрендә кич клубка чыгам. Яшьләр белән күңелем булганчы биеп кайтам. Улларым, әлбәттә, риза түгелләр. “Әти, яшь чагыңда йөргәнсең, биегәнсең, җитәр инде,” — диләр.

 Ә минем теләк: яшьләр мари биюләрен дөрес итеп биергә өйрәнсеннәр! Бер элементын да бозмасыннар!

Ул арада мари биюе көе уйнап җибәрде дә, җыр агылды:

...Тыйым вел шонем,

Йоратем манын ойлынем,

Тол пелнем йолташ

Тек уша мемнам шоргаш.

 Марс белән Леонид алгы планга чыгып янә бии башлады...

***

Утыз биш ел аз гомер түгел. Нәтиҗәләр ясар вакыт. Класс җитәкчебезгә, белем алган мәктәбебезгә, укытучыларыбызга укыганда да, мәктәптән соң да кызыллык китермәдек. Шөкер. Һәр сабакташымның тормышта үз урыны. Очрашуда катнашкан кызларыбыздан Мария, Эльмира, Роза, Ульяна, Людмила икешәр-өчәр бала тәрбияләп үстереп, зур әни булу бәхетен дә татыганнар. Һәркайсының яраткан эше, шөгыле, ирешкән уңышлары  бар. Эльмирабызны хәзер районда Гафурова дип беләләр. Тучыбай мәктәбендә укытучы һәм мәдәни чараларны оештыручы булып эшли ул. Мария Зайнуллина -  “Мичуринский” җәмгыятендә ана терлекләрне ясалма орлыкландыру белгече, Роза Яниева — Екатеринбургта штукатур-маляр, Людмила Галямшина туган мәктәбендә техник хезмәткәр, Ульяна — йорт хуҗабикәсе.  

Малайларыбыз да сынатмаган. Барысының да икешәр-өчәр баласы үсеп буй җиткереп килә. Маратыбыз Уфа шәһәрендәге психиатрик хастаханәдә фельдшер. Марс, Леонид кебек үк вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли. Туган авылында йорт сатып алып, тормыш иптәше Светлана Ильинична белән аны оҗмах почмагына тиң итеп төзегәннәр, корганнар, булдырганнар. Бу кунакчыл хуҗаларның кешелеклелегенә, уңганлыгына, булдыклылыгына таң калдык. 

Мәктәп елларындагы билгеләр истәлекләрдә, үткәннәрдә калган. Төп билгене кешегә тормыш куя, минемчә. Чаңгы спорты, йөгерү, төзлеккә ату, өстәл теннисында алдынгы егетләребез дәресләрдә иң күп “ике”ле алсалар да, Дамир Галиаскаров соңгы сулышына кадәр биргән антына тугры калып туган иленең батыр улы булып исемен мәңгеләштерде. Ә гаилә корып туган авылларын ямьләп яшәгән Марс Байбулатов белән Леонид Айдмировка тормыш күптән “бишле” билгесен куйган инде!

Төп акцентны ни өчен аларга ясавыма төшенгәнсездер. Эшләре читтә булса да, бәхетләрен кендек каннары тамган туган авылларында корган алар. Авыллар язмышы, авылларыбыз киләчәге нәкъ алар кебек кешегә ярдәмчел, сәламәт яшәү рәвешен алга алган, тел, мәдәният, киләчәк дип янып яшәгән ир-егетләр кулында.    

Утыз биш елдан соң безне бер табын артына җыеп кунак иткән Светлана Ильинична, Марс Байбулатовка, безгә төрле җанлы уеннар белән баетып эчтәлекле кичә оештырган тамада Диана Григорьеавна Беглецка олы рәхмәтләребез барып ирешсен! Алда тагын шатлыклы очрашулар насыйп булсын!

 

Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Иванай урта мәктәбен тәмамлауга — 35 ел
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас