

Чия быел барыбызда да уңды. Аңардан бик тәмле кайнатма ясыйк әле.
11 стакан чиягә ярты стакан чамасы су салып 10 минут кайнатырга. Артыгы кирәкми! Аннары шуңа 7 стакан шикәр комы салып, тагын 10 минут кайнатырга.
Уттан алып тагын 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатырга. Утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.