

Документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Шуларның берсе булачак солдатларга кагыла. Президент күченү турындагы мәгълүматны хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен штрафларны арттыручы законга кул куйды. Элек алар 1-5 мең сум тәшкил иткән, ә яңа закон мондый штрафлар диапазонын 10-20 мең сумга кадәр күтәргән.
"Гражданның теркәү белән расланмаган яңа урынга күченү турындагы мәгълүматларны хәбәр итмәве яки яңа урынга күченгән очракта билгеләнгән вакытта хәрби комиссариатка килмәве 10 меңнән 20 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә", - дип хәбәр ителә документта.
Яңа канун 7 июльдә басылып чыкканнан соң үз көченә керде.