

Элек Түбән Кансөяр авылында халык күп иде. Шунлыктан бер исем берничә кешедә очрарга мөмкин иде. Моңа бәйле аларның һәрберсенә кушамат бирү гадәти күренеш иде. Мәсәлән, бер үк исемле кешенең балалары, маллары хакында сүз чыккач та, аның кушаматын әйтү белән кемнеке икәне аңлашыла. Күп кешенең кушаматы ата-бабасыннан килгән. Кушамат кешене кимсетеп, көлеп, мыскыл итеп түгел, ә бер дә юктан да тыгылганнары бар. Шуларның берсен язып үтәм. Иптәшемнең авылында бер карт кул арбасы тартып урманга утынга китә. Утынны төяп кайтырга чыгу белән койма яңгыр ява башлый. Карт көч-хәл белән, шыбыр су булып өенә кайтып керә. Корткасы мич ягарга коры утын алып кайттыңмы дип каршына чыга. Ачуы чыккач әбисе белән талашырга тотына. Күрмисең мени, лычма су булып кайттым, дигән сүзләр белән карчыган әрли башлый. Шул картка “Коры Хаким” дигән кушамат тагылып та кала.
Безнең авылда кушаматлар белән бәйле икенче очракны да бәян итәсем килә. Безнең авылда берничә ир-ат урманга утын кисәргә баралар. Алар арасында икесе Заһит исемле була. Аларның берсенең кушаматы Бәрәңге, икенчесенеке Сыек. Алар арасында Пеште Рәшит, Кара Сәгыйтләр дә була. Барысының да кушаматы бар.
...Менә эш башлана. Ир-атлар җиң сызганып агач кисәргә тотына, кемдер межа яра. Арадан бер кешегә аш әзерләргә кушалар. Арадан әкрен генә йөрүче Бозау кушаматлы Сәгыйтне аш-су янында калдыралар. Бу Сәгыйт эшкә уңган булмаса да, кеше ирештерергә, төрле этлек корырга бик оста була.
Менә ашау вакыты җитә. Бозау Сәгыйт барысын да хәстәрләп, иптәшләре янына да бармый кычкырап аларны чакыра башлый.
— Заһит Бәрәңге, Пеште Рәшит ашарга килегез, —дип кычкыра.
Тегеләре дә җавапсыз калмыйлар.
—Бозау, анда чәй сөтен эчеп бетермә, бәрәңге кабагын аша, — дип кычкыралар.
Ашарга әзер булгач эшчеләр тезелешеп ашарга утыралар. Бозау Сәгыйт һаман төртмә телен туктатмый чәй тарата башлый.
—Сәгыйт, кара эчәсеңме, ак ясыйммы?— дип сорый.
—Кара итеп яса, агын Бозау эчәр әле, ‑ди.
Чират Заһиткә җитә.
—Заһит , син сыек эчәсеңме, куе ясыйммы? — дип сорый.
—Куе яса, мин бит Бозау түгел сыекча эчәргә, —дип җаваплый.
—Сәгыйть, син чебенләп авылга кайтып чапма, үзеңне бүре тотып ашар, бергә кайтарбыз, —дип үзеннән көләләр.
Шулай шаяра-шаяра, бер – берсен көлдереп яшиләр иде. Бер-берсенә ачулану, үпкә тоту юк иде ул заманда.
Наил Акмеев фотосы.