Новости
13 июль 2025, 12:04

Мунчадан соң санавиация ярдәме белән Уфага озатканнар

Аскын районында мунчада җәрәхәтләр алган хатынны ашыгыч рәвештә санавиация белән Уфага алып киткәннәр.

Мунчадан соң санавиация ярдәме белән Уфага озатканнарМунчадан соң санавиация ярдәме белән Уфага озатканнар
Мунчадан соң санавиация ярдәме белән Уфага озатканнар

Аркасы, күкрәге һәм янбашлары пешкән хатын 7 июльдә Аскын район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән. Җәрәхәтләрне ул мунчада чабынганда алган була. Авыртынуларга чыдый алмагач, хатын табибларга ярдәм сорап барган.

Аскын үзәк район дәваханәсе баш табибы Вадим Галәветдинов хәбәр итүенчә, пациентканы ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар һәм камбустиологлар консультациясе үткәргәннәр.

"Җентекләп тикшергәннән соң, алга таба дәвалану өчен санавиация белән Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителде», — ди табиб.

Автор:
Читайте нас