“ҖИТӘКЛӘШТЕК ТӘ КИЛЕН БУЛЫП КИЛДЕМ”
Богдан авылында яшәүче Альфира һәм Габделкави Мөҗиповларның быел гаилә корып яшәүләренә 58 ел тула. Биш балага гомер бүләк итеп, аларны олы тормыш юлына чыгарган гаиләнең бар булмышы тырыш хезмәттә үтә. Күркәм гаиләгә шушы көннәрдә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Алар икесе дә Богдан авылыныннан. Кечкенәдән бер-берсен күреп, белеп үсәләр. Альфира 7-8нче сыйныфларда белем алган вакытларында Габделкави аны озатып куйгалый. Үзенә— 18, кызга 17 яшь тулгач егет кеше аны соратып бара. Альфираның әнисе ялгызы 5 бала тәрбияли. Ул яшьләргә ризалыгын бирә.
—Булачак тормыш иптәшем кичен соратып килгәч, җитәкләштек тә килен булып килдем аларга. Мин авылның икенче ягында, Кала якта үстем. Унҗиде яшем тулган гына мәл. Шул вакытлардан алты дистәгә якын вакыт узып та киткән, —ди Альфира апа.
Бу 1967нче елның октябрь ахыры була. Ә инде ноябрь башында Альфираның әнисе мулла чакыртып балаларга никах укыта. Унике яшеннән эшкә җигелгән кыз чая, җитди була. Чөнки ул тәүдә басуда, амбарда эшли. Уналты яшеннән сыер савучы булып хезмәт юлын башлый һәм илле яше тулганчы терлекчелек тармаганда көч сала. Шул вакыт эчендә биш баланы дөньяга китерә, аларны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаралар. Әтиләре нигезенә йорт салалар, һәрвакыт күпләп мал асрыйлар, кош-корт карыйлар. Декрет ялында да ике, өч айдан артык тормый ул. Су ташулары гына никадәр авыр булганлыгын да аерым тарих язарга мөмкин.
— Эшем авыр булды. Иртә таңнан эшкә кузгалабыз. Кул белән 20шәр сыер сава идем. Эшкә килмәгәннәрнекен дә саварга тырыштым, чөнки сөт күбрәк була. Сөт күп булгач акчасы да арта. Хаклы ялга туктау белән бер көн дә эшемә бармадым, —ди ул.
Гаилә башлыгы да бик иртә эшкә җигелә. Тәүдә төрле эшләр башкара. Арытаба тракторчы булып эшли башлый. Корыч атны 42 ел дәвамында йөгәнли ул. Алдынгылар сафында була. Альфира һәм Габделкави Мөҗиповлар икесе дә хезмәт ветераннары. Альфира Габлеәвәл кызы Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.
Аларның яшьлеге колхозларның гөрләп торган мәленә тап килә. Гаилә башлыгы көндез — колхоз эшендә, кичләрен халыкка утын китерә, печән ташый.
— Өй мәшәкатьләре, балалар үстерү Альфира иңендә булды. Мин балаларның үскәннәрен күрмәдем дә. Иртә таңнан өйдән чыгып китәм, төнлә генә кайтып керә идем. Тиргәшеп торырга вакыт тар иде, —ди Кави абый.
Тормыш көткәндә төрле чаклар була. Бик истә калган мизгелне да көлеп исләренә төшерделәр алар. Килен булып төшкән мәлләрендә Альфира каенатасы белән сүзгә килешеп, ачуланып үзләренә кайтып китә. Күп тә үтми тормыш иптәшен ияртеп әбисе килеп керә.
— Мин сине мәҗбүри кияүгә бирмәдем, үзең бардың. Кияү куса— кайтырсың, кумаса юк. Минем йортыма башкача кайтып кермә, сабыррак булыгыз, бер-береңә юл куеп яшәгез,—дип кызына үзенең үгет-нәсыйхәтен әйтеп кайтып та китә.
Шуннан башлап әнисенә зарланудан файда юклыгын аңлый Альфира. Ул вакытларда иң якын кешесеннән яклау тапмаганына үпкәләсә дә, еллар узгач әнисенең никадәр төпле фикерле булуына тагын бер кат инана. Хәзер ата–ана баласына аз гына авырлык килсә дә, бар йөкне үз өстенә ала. Ә ул чакта аларны “судан чыгарга”, кылган гамәлләр өчен җавап тотарга үзләрен өйрәтәләр. Киресенчә, әби кеше еш кына үзе яшьләргә килеп “акыл өйрәтә”.
—Әниебез уңган, тернәкле хатын -кыз иде. Ялгызы 5 баланы аякка бастырды.Бер очракны гына сөйләп үтим әле. Иң өлкән улым Ранис –кул баласы. Өй салкын. Баламны тотып мич буенда җылынып торам. Габделкави ягарга утын беткәч, урманнан ямь–яшел усак алып кайткан, ул янмый, пыскып кына ята. Әнием килеп керде дә, моны күрү белән утынны кыш кисмиләр аны, хатын–кыз башым белән дә утынны җәен хәстәрлимен дип киявен шелтәләде. Шул вакыттан алып утынны җәен әзерли башладык,—ди Альфира апа.
Әбинең сабаклары икесенә дә тормыш көткәндә ярап куя. Бу уңайдан сүзгә Габделкави абый да кушыла.
— Утынны китерүне үзем хәстәрләсәм дә, аны пычкы белән икәү кисәбез. Аны яру, өю гел апагыз өстендә булды. Альфира артык сүзле, бәйләнчек булмады. Бервакытта да миңа эш кушмады, барсын да үзе эшләде, —ди гаилә башлыгы.
Гомумән, иркәләнеп, назланып, гөлләмәләр бүләк итеп тормадык, диләр алар. Ә менә 58 ел дәвамында бер вакытта да аерым караватларда йокламаган алар. “Гомеремдә бер тапкыр Альфирамның туган көненә чәчәк бүләк иттем, анда да каты тиргәлдем”, — дип көлә Кави абый. Баксаң, ул розаны Альфира апа бакчасында үзе кадерләп кенә үстергән булган икән. Гомер тормыш мәшәкатьләре, кызыклы мизгелләр белән тиз генә уза да китә дип ассызыклый өлкәннәр.
...Мөҗиповлар 5 балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары Ранис, Булат, кызлары Фәнизә, Әлфинә, Алсу үз тормышлары белән яшиләр. Мөҗиповлар 9 оныгы, 6 туруны барлыгына сөенеп яшиләр.
Өлкәннәр уллары Булат, киленнәре Зимфира белән бер түбә астында 28 ел гомер кичерәләр.
— Мин килен булып төшкәндә әти-әниләр үзләре дә яшь иде. Алар өч кызыбызны да үстерегә ярдәмләштеләр. Аларны күп нәрсәгә өйрәттеләр. Әтиебез үзләренең балалары үскәндә гел эштә булса, оныкларын һәрвакытта карарга ярләмләште , —ди киленнәре Зимфира Фәрдәт кызы.
Киленегез уңгандыр, бар җирдә пөхтәлек, тәртип дип сорагач, Кави абый елмаеп, бармагын “во” итеп күрсәтте. Ир кеше сүзгә саранрак булса да, бу иң зур бәһа минемчә.
—Килен түгел инде, үз кызыбыз кебек якын ул. Бик тә уңган. Кайчан барысына да өлгерәдер. Оҗмахта яшибез, барлыкта. Бөтен җиребезне пөхтәлектә, тәртиптә тота. Әмма хәзер сәламәтлек кенә какшады, балалар безнең төп таянычыбыз,—диләр алар.
Чынлап та капканы ачып ихатага керү белән матурлыкка тап буласың, бакча, өй эчендәге тәртип, пөхтәлек биредә уңганнар яшәвен ишарәли. Киленнәре Зимфира 20 еллап терлекчелек тармагында да уңганнар сафында булды. Янәшәңдә пар канатың, балаларың булудан да зур бәхет юк инде. Бу уңайдан Альфира һәм Габделкави Мөҗиповлар бик тә бәхетле. Парлы яшәү— бөек сер ул, диләр. Альфира һәм Габделкави Мөҗиповларга да үзләренең серләрен кадерләп саклап, бер–берсенә терәк, балаларына кирәк булып озак еллар яшәргә язсын.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.